|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2022 Җәмгыять
Балыкка дип киткән ир үгез ияртеп кайтканРязань өлкәсендә балыкка дип киткән ир үгез ияртеп кайткан. Полиция хезмәткәрләре Нармушадь авылы янындагы көтүлектән үгез урлаган ирне тиз эзләп тапкан. Рязань өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Шилов районында яшәүче 35 яшьлек ир көтүдән үгезе югалуы турында гариза яза. Ул төнлә аткан тавышка уянуы турында сөйләгән. Тиз генә киенеп көтүлеккә китә. Анда бер үгезнең җитмәвен абайлый һәм кан тапларына тап була. Үгезне атып үтергәннәр һәм итләргә бүлгәләп автомобильгә төяп алып киткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре машина эзе буйлап җинаятьченең өенә барып чыга. Машина багажнигыннан үгез ите табыла. 57 яшьлек төнлә балыктан кайтып килгән булган, көтү яныннан узганда берәр үгезне атып алырга була. Итне суыткычына тутырып өлгерә алмаган, кулга алганнар.
Җинаять эше ачылган.
Фото: Пиксабай
Автор:Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|