поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.09.2022 Авыл

"Җаныбызны суырып алдылар": Турай балалары — мәктәпсез, укытучылар эшсез калды

Быелгы 1 сентябрь Менделеевск районы Турай авылы халкы күңелендә озак сакланыр, мөгаен.

— Безнең өчен бәйрәм әйрәнгә әйләнде. Мәктәбебезне яптылар. Бу хакта 31 августта гына уведомление тапшырдылар. Яңа эш урыны эзләргә дә өлгермәдек, — ди укытучылар. Әти-әниләр, мәктәп коллективы район мәгариф идарәсеннән Белем көнен булса да үз мәктәп ишегалдында үткәрүне үтенгән, тик рөхсәт бирмәгәннәр. Хәтта бу көнне авылга полиция килгән. Укучыларны автобус белән күрше мәктәпләргә таратканнар. “Балалар Белем көненә өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләмәде. Укытучылар ул көнне елап уздырды”, — дип искә ала әти-әниләр.
 
Турай авылы урта мәктәбе 11 еллык. Укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә яхшы. Төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алганнар. 37 балага көчле, тәҗрибәле, күбесе югары категорияле укытучылар белем биргән. Мөгаллимнәр федераль инновацион мәйданчыкта эшләгән, илкүләм конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашканнар. Чаллыдагы педагогика университеты белән элемтәдә торалар. 1996 елда төзелгән әлеге ике катлы мәктәп бинасында балалар бакчасы, китапханә дә урнашкан.
 
— Безнең спорт залы начаррак хәлдә, чөнки 9 ел түбәдән су акты. Ул чакта ук экспертиза ясап, мәктәп авария хәлендә дип табылган, диделәр. Әмма экспертиза нәтиҗәләрен берәүгә дә күрсәтмәделәр. Ни хикмәт, шуннан соң мәктәпкә ремонт ясалды. Түбәсен, идәнен ныгыттылар. Хәзер тамчы да таммый. Тик уку елы якынлашканда гына, тагын авария хәлендә дип, барыбызны да куып тараттылар, — дип сөйли укытучылар.
Бердәм коллективтагы 14 укытучының яртысыннан артыгы эшсез калган. Арада укытучы гаиләләре, яшь белгечләр, декрет ялында булган мөгаллимнәр дә бар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Нургалиева 35 ел гомерен мәктәпкә багышлаган.
 
— Уведомлениедә миңа күршедәге Ижевка авылындагы рус мәктәбеннән 18 сәгать дәрес тәкъдим ителгән иде. Бардым. Башта аптырадылар, аннары ул сәгатьләрне ничек кирәк, шулай җыйдылар. Өйдә белем ала торган балаларны укытырга тиеш булып чыктым. Сыйныф та сорап карадым, бирмәделәр. Кыскасы, андагы шартлар мине канәгатьләндермәде. Үземне кимсетелгән сыман хис иттем. Акча өчен генә эшләмим ләбаса, укучыларга файда китерәсем килә, — дип сөйли Венера ханым.
 
Директор урынбасары Раилә Моратова, бу хакта сөйләргә дә авыр, ди.
— Кич саен укытучылар белән шалтыратышып, елыйбыз. Мәктәп төзелгәннән бирле барыбыз да бер йодрык, бер гаилә булып шунда эшләдек. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Рухсыз, өметсез калдык. Кайберебезгә эш тәкъдим иттеләр. Кем ризалашты, кем юк. Йөреп эшләве җиңел түгел бит. Аннан гел бергә эшләгән коллективны таркату бик авыр, — ди Раилә ханым.
 
Әти-әниләр укытучылар белән берлектә кулларыннан килгәнчә мәктәпне саклап калырга тырыша. Мәктәп ябылса, авыл бетә, дип борчыла алар. Хәлне аңлатып, ярдәм сорап, төрле җитәкчеләргә, хәтта Россия Президентына хат юллаганнар. Былтыр мәктәп ябыла дигән хәбәр таралгач, бәйсез экспертиза да үткәрткәннәр. Ни хикмәт, Чаллыдан бәйсез эксперт Раил Мифтахов мәктәпкә 113 700 сумлык косметик ремонт таләп ителә, гомумән алганда, бинада кимчелекләр булса да, ул канәгатьләнерлек хәлдә, анда дәресләр үткәрергә мөмкин, дип тапкан. Тик җитәкчелек моның белән килешми, аларның үз экспертиза нәтиҗәләре — мәктәп авария хәлендә.
 
Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева:
— Экспертиза күрсәткәнчә, мәктәпнең фундаменты китә башлаган, стенада ярыклар да бар. Мондый мәктәптә балаларның сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный, район җитәкчелеге андый җаваплылыкны үз өстенә ала алмый. Мәктәптә укырга ярамый, — дип аңлата. Менделеевск мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Луиза Гайфуллина да:
 
— Мәктәп авария хәлендә дип табылды, анда укулар туктатылды. Балалар, әти-әниләре гаризасы нигезендә, якын-тирәдәге мәктәпләргә юлланды. Әлегә Турай авылы мәктәбе юридик яктан ябык дип игълан ителмәде. Аны экспертлар тикшерә, — диде.
 
Ике экспертизаның нәтиҗәсе капма-каршы булганга, прокуратура мәктәптә үз тикшерүен уздыра башлаган. Әгәр бина кулланырга яраклы дип табылса, мәктәптә уку дәвам итәр дигән өмет бар. Тик укытучылар, әти-әниләр генә хәзер бернигә дә, беркемгә дә ышанмый. Милли мәгарифкә, авыл мәктәпләренә битараф булмаган җитәкчеләр табылып, берәр чарасын күрерләр һәм Турай авылы мәктәбе ишекләрен кабат ачар дип өметләник.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 13.09.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»