|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Колхоз базарындагы “Меркурий”га ут төрткәннәрме?Кичә Уфаның Колхоз базарындагы “Меркурий” сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итә. Чыганак сүзләренчә, вакыйганың сәбәпләрен тикшерү һәм ачыклау, шулай ук вакыйга урынын тулысынча җентекләп тикшерү янгын нәтиҗәләрен җыештырып тәмамлангач кына башланачак. Бүген көндез вакыйга урынында янгын сүндерүчеләр эшләде.
Әле төрле версияләр карала. Ут төртү ихтималын да тикшерәләр.
Кичә Колхоз базарында янгын чыккан дип язган идек. Махсус хезмәтләр килеп җитүгә янгын сәүдә үзәгенең икенче катында дөрләгән. Ачык ялкынны нибары төнге 3.46 сәгатькә генә сүндерә алганнар. Барлыгы 78 кеше катнашкан. 28 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүдә Ка-32А11ВС вертолеты да катнашкан.
Бәхеткә, “Меркурий” сәүдә үзәгендәге янгында беркем каза күрмәгән. Аның бинасында соңгы елларда модага кергән “контактный” зоопарк та урнашкан булган. Зоопарктагы маймылларны, ябалакларны, янутларны, төлкеләрне, һ.б. – барлыгы 56 төр җәнлекләрне – ялкын ялмаган үзәктән коткарганнар.
Сәүдә үзәгендәге сату нокталары һәм бутиклар хуҗалары иртәнгә кадәр милекләрен коткарырга маташкан.
“Без шок хәлендә. Бик күп товар юкка чыкты. Әлбәттә, күпмедер товарны ашыгыч эвакуацияләдек, әмма “Газель”ләр барысына да җитмәде, киемнәр җирдә аунап ята. Нишләргә дә белмибез”, – ди бер бутик хуҗасы.
“Меркурий”дагы бердәнбер туй күлмәкләре салоны янып беткән. “Биш миллионлык товар иде анда. Әмма берни дә алып чыгып өлгермәдек, безнең ике егетебез керде анда, әмма соң – бар тирә-якны ялкын ялмаган иде инде”, – ди туй күлмәкләре салоны хуҗасы.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|