|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2022 Җәмгыять
"Син безнең әтинең кем икәнен беләсеңме соң?!"Уфада балалар стоматология клиникасында яшь ана сүгенү һәм янаулар белән җәнҗал куптарган. Видео социаль челтәрләрдә таралган. Язмада хатын-кыз регистратура өстәле артындагы кызга кычкыра. "Сиңа аның өчен тагын ничә ел эшләргә беләсеңме? Әгәр минем баламны хәзер алмасалар, син моннан китмәячәксең! Аңладыңмы? Кемнең баласын алып килгәнемне, әтиебезнең кем икәнен беләсеңме? Авызыңны яп та, табибны монда чакыр! Тагын бер тапкыр минем телефоныма кагылсаң - син аны йотачаксың, аңладыңмы?" - дип шашып кычкырына хатын.
Низагның сәбәбе билгеле түгел, әмма аны клиника хезмәткәренең очраклы рәвештә хатын-кызның кесә телефонына кагылуы кискенләштергән.
Әлеге хәлгә социаль челтәрләрдә бик күп комментарийлар барлыкка килгән. Арада берсе: "Баланың әтисенең фотосын да куегыз. Ил үз геройларын танырга тиеш", - дип язган.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|