|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2022 Дин
Зиратта агачларны кисәргә, хәер бирергә ярыймы?"Зираттагы агачларны кисәргә ярыймы? Догасы бармы?" - дип сорый Казаннан Халидә Васильева. Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Агач матур булып үсә икән, комачауламаса, аны кисмәсәң дә ярый. Ә кайбер зиратларга кереп тә булмый, урманга әйләнгән. Корыган агачлар авып, чардуганнарны җимерә. Мондый очракта агачларны кисәргә рөхсәт ителә. Чөнки зират тәртиптә торырга, чиста булырга тиеш. Агач кискәндә укыла торган аерым дога юк. Коръән сүрәләрен укысаң була.
— Казанда Татар зиратында әбиләр, 55 яшьлекләр дә хәер көтеп утыра. Аларга кеше сәдака бирә, әрвахлар өчен дога кылдыра. Болай эшләү дөресме? (Рәйсә апа, Казан)
Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Хәер-сәдакага мохтаҗ икәнен төгәл белмәсәң дә, андый кешеләргә сәдака биреп дога кылдыру ярый.
--- |
Иң күп укылган
|