|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2022 Мәдәният
Казанда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачылдыКазанда Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачылды. Проект татар токымлы атларга багышланган. Биредә республика һәм Россиянең кырыктан артык рәссамының сәнгать, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән. Дөньяда 400дән артык ат токымы бар. 2018 елда алар исемлегенә татар токымы - аргамак өстәлде: аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт комиссиясе теркәде. Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр музейга керү билетлары буенча эшли. Шулай ук аны Пушкин картасы белән дә карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|