поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.09.2022 Шоу-бизнес

Илгиз Шәйхрәзиев: “Минем аерылганны ике елдан соң гына белделәр”

Илгиз Шәйхрәзиев – музыкант. Чаллы шәһәрендә туган. Бүген ул иҗатының башкаларга охшамавы, икенче бер юнәлештә эшләве белән танылган.

– Илгиз, син кайчан Казанга килдең?
 
– 2005 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Кечкенә чактан ук бу шәһәр үзенә тартты. Монда Венера Ганееваның факультетына укырга кердем, әмма төрле сәбәпләр аркасында дирижер-хоровик факультетына күчәргә туры килде.
 
– Нинди сәбәпләр соң ул?
 
– Дөресен генә әйткәндә, түләү аркасында. Венера Әхәтовнага бюджетка керә алмадым, бәлки тагын да тырышып, кирәкле кешеләр белән сөйләшәсе булгандыр. Ләкин ул вакытта андый нәрсәләрне әле белеп бетермисең бит. Түләү бәясе ел саен артып барды, биш елдан соң нинди сумма булачагын чамалагач, әти-әнигә авыр булыр дип, башка факультетка күчтем. Һәм моңа бер дә үкенмим, чөнки музыкаль яктан хор мине бик нык үстерде. Әгәр дә соло җырлый торган кешеләр үзләренең тавышында гына җырласалар, хор өлкәсендәгеләр – бөтен җиде тавышны да ишетә белергә тиеш. Форсаттан файдаланып, укытучыбыз, остазыбыз Марат Яхъяевка бик зур рәхмәтләремне җиткерәм.
 
– Илгиз, зур сәхнәгә беренче адымнарың нинди булды?
 
– Иң беренче адымнарым, үземнең язган җырларым белән татар дискотекаларында булды. 2009 елда Ильяс Гафаров бер җырымны интернеттан ишеткән дә, дискотекага чыгыш ясарга чакырды. Шулай итеп, без бергә эшли башладык. Татар дискотекаларында бик күп җырлап йөргәннән соң, “Сорнай” ансамблендә эшли башладым. Монда инде чын эстрада белән таныштым. Телевизордан күргән артистларны сәхнә артында күреп, алар белән танышып, аларның бик гади кеше икәннәрен аңлап, эстрадага кереп киттем. Ансамбльдә 8 ел эшләдем, һәрвакытта да аерым артист булып иҗат итәсем, үз исемемне булдырасым килде. Бервакытта да җырлар язудан туктамадым, иҗатымны күреп төрле чараларга, фестивальләргә чакыра башладылар. 
 
– Иҗатыңның юнәлеше нинди? Синең җырларыңны бөтен кеше дә аңламый бит...
 
– Аудиториям – ул яшьләр. Бүген нинди музыка популяр? Әлбәттә, ниндидер чит ил музыкасы. Һәм без дә алардан калышмыйча, яшьләр өчен дип заманча, ләкин татарча җырлар иҗат итәргә тырышабыз. Нишләп без текә җырларны рус яки инглиз телендә генә тыңларга тиеш? Алар бездә дә булсын, бездә дә андый җырлар ясап була. Ләкин мин барыбер “тыңласыннар” дип түгел, ә үземә шундый музыка ошаган өчен, үземә дип иҗат итәм.
 
– Илгиз, синеңчә, безнең җырларны чит илдә тыңларга мөмкиннәрме? Бөтен дөньяга танытырлык җыр иҗат итеп буламы?
 
– Буладыр, чөнки музыканың теле юк. Ләкин аны “чит илдә тыңласыннар әле” дип эшләсәң, аны беркем дә тыңламаячак. Кешегә ошыйм дип эшләсәң, беркайчан да ошамаячаксың. Монда инде чын сәгать югала. Бары тик үзеңә ошаган вакытта гына, бөтен җаның, күңелең белән ихластан иҗат итсәң, нәрсәдер килеп чыгарга мөмкин. Минемчә, бөтен дөньяга танылган җыр иҗат итәсең килсә, татарлыкны махсус чыгарырга тырышырга кирәкми. Бүген популяр булган, берәр нинди текә музыканы алыгыз әле, кайсысында миллилек бар? Берсендә дә юк. Чөнки алар “без шушы милләтнеке” дип кычкырмыйлар, алар бөтен дөньяга аңлаешлы музыка телендә иҗат итәләр. 
 
– Ни өчен Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырлары бүген дә популярлыгын югалтмый һәм ни өчен андый җырлар хәзер юк?
 
– Чөнки ул җырлар, чыннан да, татар классикасына әйләнгән. Әгәр дә берәр чит ил кешесенә аларның җырларын тыңлатсаң, миңа калса, чит илдә дә моңа зур бәя бирерләр иде. Мәсәлән, 70нче елларда “Идел” ансамбле яздырган язмаларын тыңласаң, алар бит бар яктан да идеаль: көй, аранжировка. Ул вакытта яңа юнәлеш булган һәм Илһам Шакиров музыкантлары белән аны отып алып, татарча яңа стильдә иҗат иткәннәр. Ә ни өчен бүген андый җырлар юк? Чөнки кайчандыр, кемдер 3 нота белән генә популярлыкка ия булган. Башка артистлар да, моны күреп, “мин дә алай эшли алам бит” дип иҗат итә башлады. Бүген планка төште. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова югары планка алып, әкренләп кенә шуңа таба барганнар. Ә югарыга менү бик авыр бит ул, ул бик күп көч, вакыт таләп итә. Хәзер артистларның алай иҗат итәсе килми.
 
– Син җырлаган җырлар нәрсә турында? Иҗатың белән халыкка нәрсә әйтәсең килә?
 
– Бернәрсә дә түгел, халыкка махсус нәрсәдер әйтәсем, кешеләрне өйрәтәсем килми. Мин күбрәк үз-үзем белән диалогта, үзем өчен иҗат итәм. Бик күп эшләнеп бетмәгән җырларым студиядә ята. Яздырам, машинада үзем тыңлыйм да, миңа рәхәт булып китә. Ә халыкка чыгару, кешегә күрсәтү – минем өчен мөһим түгел.
 
– Илгиз, әйдә сәхнә образларыңа да күчик. Сәхнәдә бик үзенчәлекле кием киясең, синең стилистың бармы яисә аларны үзең уйлап табасыңмы?
 
– Чынлыкта исә минем дүрт пар костюм бар, аларны бер-берсе белән кушып, бутап яңа образлар тудырам. Ул үзенчәлекле кием – минем эчке халәтемне күрсәтә. Минем азат буласым килә. Гади костюмнарым да бар, һәрбер чарага туры китереп киенәм. Беркайчан да халык җырын кызыл ыштан киеп җырларга чыкмыйм. Ниндидер яшьләр җыены булса, зебра костюмыннан да чыга алам. Беренчедән, ул юмор, икенчедән, кешеләргә дә күңелле. Минем концертка минем стильне аңламаган кешеләр килми.
 
– Илгиз, сине аерылган дип беләм?
 
– Әйе, аерылдым, ләкин шәхси тормыш турында күп сөйлисем килми.
 
– Ә шулай да?..
 
– Минем аерылганны ике елдан соң гына белделәр. Ләкин шуны әйтә алам: өйләнешкәндә мәңгелеккә дип өйләндем. Гомумән, беркем дә өйләнешкәндә “аерылам” дип өйләнешми. Тормыш без теләгәнчә генә бармый, үзенекен эшли. Мәхәббәтнең мәңгелек түгел икәнен, хисләреңнең, шушы тарихның тәмамлануын аңлау – бик куркыныч әйбер икән. Кайберәүләр: “Бу аерылган, хәзер рәхәткә чыккан”, – дип уйлыйдыр, әмма ул алай түгел. Ир белән хатын аерылганда, икесенә дә авыр була. Ләкин без көчле булырга тиеш.
 
– Вакыт узган саен онытыладыр?
 
– Юк, онытылмый, ә башка формага керә дип әйтер идем. Беркайчан да үзләренең элеккеге хатыннарын, ирләрен сүккән кешеләрне аңламадым. Беренчедән, син аны үзең сайладың, ә икенчедән, бәхет бит булды. Сез бит бер-берегезне яратып, мәхәббәтле тормышта яшәдегез, ни өчен вакыт узгач, алар турында начар сөйләргә? Аңламыйм. 
 
– Илгиз, бүген син бәхетлеме? Тагын өйләнер идеңме?
 
– Бәхетле! Һәм мин кулымнан килсә, гашыйк булган саен өйләнер идем. Иҗат кешеләре, кызганычка каршы, еш гашыйк була ул (көлә). Ә дөресен әйткәндә, өйләнер идем, чөнки минем мәхәббәткә, хисләргә, кешеләргә ышанычым бетмәде. Һәм, беләсезме, мәхәббәтнең дә төрлесе була бит, безнең татар телендә генә аның ничә синонимы бар: сөю, гашыйк, ярату, гыйшык. Ләкин алар аерыла бит, болар барысы да төрле хисләр. Күп нәрсәне яратырга мөмкин: кешене, машинаны, Татарстанны... Гашыйк булу – ул әле ярату түгел. Син әниеңә беркайчан да: “сөям” дип әйтмисең. Һәм, гомумән, мәхәббәт – ул фигыль. Аның белән шөгыльләнергә кирәк. 
 
– Син үзеңне бәхетле дидең. Ә “бәхет” синең өчен нәрсә ул?
 
– Бәхетме? Белмим... Беләсеңме, кичә клип төшергәндә, аягымны авырттырдым, аякка баса алмыйча, аксап йөрдем. Бу вакытта бер әйбер турында гына уйладым: аяк авыртуы тизрәк туктасын иде дип теләдем. Без кешеләр, кызганычка каршы, үзебезнең бәхетле икәнебезне аңлап та бетермибез бит. Бәхет – ул соңарып, үткән вакыт белән килә торган әйбердер. Күпмедер вакыт узгач: “Мин бит теге вакытта бәхетле булганмын икән”, – дип уйлап куябыз. Еллар барган саен мин кешеләргә сәламәтлек телим, чөнки бу дөньяда иң мөһим әйбер – ул сәламәтлек. Ул булмаса, сиңа бернәрсә дә кирәкми. Сәламәт булсаң, җырлыйсы да, биисе дә, яшисе дә килә. Сәламәтлек – ул бик зур байлык һәм чын бәхет, минемчә.  
 
Индира
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»