|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2022 Медицина
Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб янә эшли башлыйКичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар арту сәбәпле санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәргә һәм вакцинацияне активлаштырырга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президенты соңгы атнада әлеге инфекцияне йоктыручыларның артуын, көн саен 200гә якын очрак теркәлүен билгеләп үтте («Татар-информ» агентлыгы кичә коронавирусның 176 очрагы теркәлүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде).
«Вакцинацияне активлаштырырга кирәк. Республикада моның өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар», - дигән таләп куйды Миңнеханов.
«Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәм – барлык санитар-эпидемиология таләпләре дә, шул исәптән битлек режимы үтәлергә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. «Вазгыятьне катгый контрольдә тотарга кирәк. Әйе, бу – зур эш, әмма аннан башка берни дә барып чыкмаячак», - дип искәртте ул.
Киңәшмә барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Республикада коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуга бәйле рәвештә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) моннан бер атна элек Татарстан халкына битлек кияргә киңәш итте, әлеге киңәш ТР Хөкүмәте карарында да урын алган. Аңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм ревакцинация эшен көчәйтергә кушты.
--- |
Иң күп укылган
|