поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.08.2022 Шоу-бизнес

Линара Батталова: “Никахыбызга барысы да каршы иде”

Линара Батталова белән Марат Галимов дуэты турында ишетмәүчеләр юктыр. Әлеге гаилә дуэты көннән-көн популярлаша бара. Маратның хәләл җефете Линара тумышы белән Оренбург өлкәсенең Сорочинск районы Яңа Актау авылыннан.

– Линара, Яңа Актау – татар авылымы?
 
– Бу – районыбыздагы бердәнбер татар авылы. Гаиләдә без ике бала, бертуган апам бар. Әнием һөнәре буенча укытучы. Башта мәктәптә укытты, аннары хакимият башлыгы булып эшләде. Әти колхоз рәисе иде. Безнең авылда татар теле бераз үзгә, аерым диалект бар. Шуңа күрә Казанга килгәч, татар телен яңадан өйрәнергә, дөрес сөйләшергә өйрәнергә туры килде.
 
– Син кечкенә булганда, әтиең вафат булган...
 
– Әти 2003 елда юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Ул вакытта миңа – 10, апама 12 яшь иде. Мин әти кызы булдым, холкым да малайларныкына охшаган иде. Балачактан малайлар арасында үстем. Бик шук бала булганмын. 1,5 яшемдә апа белән уйнашып, муеным киселгән иде. Шуны ничек теккәннәренә кадәр хәтерлим. Без сыйныфта 8 малай һәм 2 кыз укыдык. Малайларга ияреп, бакча баса идем. Үсә төшкәч тә, күбесенчә малайлар белән дус булдым.
 
– Оренбург – Казан якын ара түгел. Ничек Казанга килергә булдың?
 
– Безнең районда сәләте булган балаларның киләчәген кайгыртучы бер активист бабай бар иде. Шул бабай мине дә Салават абый Фәтхетдиновның “Сандугач керде күңелгә” конкурсында катнашырга дип Казанга алып барды. Салават абый: “Мәктәпне тәмамлагач килерсең, үземнең кафедрага алам”, – диде. Ләкин башка юнәлешне сайладым, теориягә өстенлек бирдем. Белгечлегем буенча мин – этномәдәни үзәк җитәкчесе. Бәлки авылга кайтып, клубта эшләргә тиеш булганмындыр. Әмма Казанда калдым. Беренче курстан эшләдем. Официант та булырга туры килде. Төне буе эшли идем дә, иртән укырга бара идем. Йокы туймый иде.
 
– Ирең Марат (Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов – Ред.) белән ничек таныштыгыз?
 
– Маратларның продюсеры яңа төркемгә кызлар җыя дигәч, студияләренә бардым. Шунда танышып, аралашып киттек. Марат миннән 13 яшькә өлкәнрәк булгач, анда әтием булырдай терәк һәм таяныч күргәнмендер, мөгаен. Аның белән шундый тыныч, рәхәт иде миңа. Берәр ел аралашканнан соң, 2009 елда Марат белән никах укыттык. Төпле, акыллы булуы белән үзенә җәлеп итте.
 
– Үзеңнән 13 яшькә өлкән, җитмәсә аерылган иргә кияүгә чыгарга курыкмадыңмы?
 
– Әйләнә-тирәмдәге барлык кешеләр дә никахыбызга каршы булды. Ләкин беркемнең дә сүзенә колак салмадым. Мөнәсәбәтләребезнең җитди булуын ачык белдем. Миңа башка кеше кирәкми иде. Аллаһка шөкер, 13 ел бәхетле гаилә булып яшибез.

– Маратның беренче никахыннан туган балалары белән яхшы аралашасызмы?
 
– Әлбәттә. Без баштан ук уртак тел таптык. Аларны бик яратам. Беренчедән, алар яхшы тәрбияләнгән. Әтиләре кебек үк диндә. Марат та намазда. Икенчедән, алар кызыбыз Камелияне сеңелкәш итеп кабул итте, якын күрде. Хәзер инде алар да үсте, олысына – 20, кечкенәсенә 15 яшь. Миннән еш кына: “Нигә икенчегә бармыйсың?” – дип сорыйлар. Баламның абыйсы да, апасы да бар. Шуңа күрә әлегә бала алып кайтырга теләмим. Камелиягә – 10 яшь. Бүген ул Игорь Крутойның вокал студиясенә йөри.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»