|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты исемен алган Элвин Грей халыкка мөрәҗәгать итте (ВИДЕО)Күптән түгел татар-башкорт эстрадасында чыгыш ясавыннан туктавы һәм яңа үрләр яуларга дип Мәскәүгә күченеп китүе турында белдергән танылган эстрада җырчысы Радик Юлъякшиннан яңа хәбәр: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме биргәннәр. Бу хакта Радик үзе хәбәр итә. "Дусларым, бик яхшы яңалыгым белән бүлешәсем килә! Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан үткәрелә торган чаралар вакытында мин Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым.
Беренче чиратта тыңлаучыларыма рәхмәтлемен! Командама, гаиләмә һәм миңа ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Рәхмәт, Татарстан! Бу безнең уртак бүләк һәм җиңү!",- ди артист.
--- |
Иң күп укылган
|