|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2011 Дин
Савап – эгоизм?Беркөнне иптәш кызым авыр хәлгә тарыды. Аңа ярдәм итәм дип вакытымны, көчемне сарыф итеп йөрүемне күргәч, икенче бер танышым: «Нигә азапланып йөрисең? Үзе берәр җай табар әле», – диде. Мин Аллаһ Тәгаләнең бер-береңә ярдәм итәргә кушуы хакында сөйләп бирдем. Моннан тыш, бу гамәл өчен фәрештәләр савап та язалар дигәч, дустым:
– Алайса син иптәшеңә яхшы булсын диеп түгел, ә үзеңә савап алыр өчен генә йөрисең, бу – эгоизм, – диде. Таныш кызымның әлеге сүзләреннән соң тетрәнеп киттем.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә тыелган һәм киресенчә, фарыз (кылынырга тиеш) гамәлләр хакында хәбәр итә. Раббыбызны тыңламаган өчен гөнаһ язылганы, ә кушканны үтәгәне өчен савап язылуы һәркемгә мәгълүмдер. Әмма әлеге ачык дөреслекне күрсәк тә, изгелекләрне аз кылабыз, күп вакытыбыз кеше ялгышларын тикшереп үтеп китә. Ни өчен? Чөнки савапның кыйммәте бу кешеләр өчен шуның кадәр генә. Чыннан да савап алып кешеләр нәрсәгә ирешә соң? Дөньяда яшәгәндә аның ни кирәге бар?
Кешеләрне Раббыбыз үзенә гыйбадәт кылыр өчен яраткан (Зәрият сүрәсе). Адәм баласы дөньяга килгәндә ярдәмгә мохтаҗ була. Бу дөньяда яшәр өчен Аллаһ Тәгалә аның тәненә көч, уйланырга зиһен бирә. Кеше әлеге көчне, зиһенне эшкә җигеп, армый-талмый дөнья көтә.
Тик һәркайсыбыз көннәрдән беркөнне җыйган мал-мөлкәтен, якыннарын калдырып, бакый дөньяга күчә. Адәм баласы шушы тормышыннан ни генә алып китә ала икән? Дөньяга килеп, көне-төне эшләп тормыш иткәннән соң, бер нәрсәсез китеп барыр өчен яратылганмыни ул бу җиргә? Бу бит мәгънәсезлек булыр иде! Юк, ул ялгыз китми. Кыямәт көненә кадәр кешенең нәкъ менә кылган изгелекләре саклана. Димәк, без бу дөньяда көчебезне күбрәк нәрсәгә сарыф итәргә тиешбез? Дөнья гамәлләренә генәме? Әллә ахирәткәдәме?
Без иң мөһим гамәлләр – намаз уку, ураза тоту өстенә, көчебездән килгән кадәр яхшылыклар кылырга тиешбез. Ләкин алар Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Чөнки безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты - Аллаһның ризалыгын алу. Шул очракта гына без мәңге бәхетле булачакбыз. Кеше тормышында шатлыклы көннәр генә түгел, кайгылы, газаплы вакытлар да еш була. Аллаһ бу авырлыкларны юкка гына бирми. Кеше үз гомерендә булган һәрбер вакыйганың мәгънәсен аңлый белергә тиеш. Раббыбыз безгә шушы авырлыкларны сынар өчен бирә. Әгәр мөселман аларны сабыр итеп, шөкер булып үткәрә икән, Аллаһ Тәгалә бу гамәл өчен савап бирә, ә бәхетле минутлар кичергәндә, шулай ук Аллаһка шөкер итсә - Раббыбыз аңа тагын савап вәгъдә итә.
Алдан әйтеп үтелгәнчә, һәрбер яхшы гамәл дә бары Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнергә тиеш. Мөхәммәд с.г.в.:
– Мин сезне кече көферлеккә төшүегездән куркам. Ул – сезнең күрсәтер(показуха) өчен кылынган гамәлләрегез, – дигән. Кыямәт көнендә бу кешеләргә Аллаһ Тәгалә: “Гамәлләрегезне кем өчен кылдыгыз, шуннан ярдәм сорагыз,” – дияр.
Язмамның башында әйтелеп үткән ситуация бүген бик еш күзәтелә. Арабызда савапның бәясен аңламаган, кешеләргә булышсаң, башкаларга зыян итмәсәң шул җитә дип яшәүчеләр, кызганычка каршы, күп әле. Адәм баласы үзен яратучы Бөек Затның ризалыгын алырга тырыша икән – бу эгоизм буламы? Иманлы кешенең күңелендә үзенә файда алу гына түгел, башкаларның хәленә керә белү хисе дә көчле була.
Һәркем бәхетле булырга омтыла. Тик омтылу юллары гына төрле шул. Кемдер аны башкаларның гаиләсен җимереп, кемдер җинаять сукмагы аша эзли, ә кемдер таба алмыйча адашып, бу дөньядан китеп тә бара. Әмма адаштырмый алып баручы сукмак бер генә – ул да булса Аллаһ юлы. Ә шушы юлда җыелган изгелекләребез, савапларыбыз безне мәңге бәхетле тормышка – җәннәткә илтә.
Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА, ТДГПУ студенты |
Иң күп укылган
|