|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2022 Әдәбият
Равил Фәйзуллин: "Бездән соң бу йөзүләр дәвам итсен иде"Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәргән “Фәйзуллин йөзүләре” быел 44 нче мәртәбә уздырылды. Әлеге чарада катнашырга, йөзүчеләрне тамаша кылырга теләүчеләр Лаеш районының Атабай авылына җыелды. Башта анда җырлы-биюле, шигъри бәйрәм оештырылды. Аннары бергәләшеп Атабайдан ерак түгел Ташкирмән авылына кузгалдык. Йөзү ярышы шунда үтте. — “Фәйзуллин йөзүләре”н ел саен үткәрәбез. Тарихы да зур. Равил абый 1979 елда Югославиягә баргач, Эгей диңгезендә Халыкара ярышта катнаша. Шуңа кызыгып: “Казанга кайткач, язучыларны җыеп, шундый йөзүләр оештырам әле”, — дип хыяллана. Безнең яшь чаклар. Шул вакытта ук Казансу буена җыеп, йөздереп, бадминтон уйнатып, безне спортка тартты, — ди ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. — Үзе спортчы, күп төрендә шөгыльләнеп, уңышка иреште. Әле дә йөзә. Аны куып җитә алмыйбыз. Элек, безне еракта калдырып китмәс өчен, әллә ничә тапкыр кире йөзеп килә иде. Шундый остазыбыз ул. Моңа хәтле чара Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында һәм башка якларда узды. Елдан-ел яхшырак оештырыла, күңелле үтә. Тулы дистанциядә йөзүчеләр күп түгел иде. Фәйзуллиннар династиясе — Равил абыйның уллары Алмаз (РФ Президенты администрациясендә югары урында эшли, дип таныштырдылар аны) белән Газиз (КФУның Халыкара багланышлар институтында укый), оныклары Ильяс, Камил, “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” каналларының баш мөхәррире, “Ком сәгате” тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов һәм тагын берничә кеше йөзеп килде.
Көймә белән утрауга чыкканда, Равил абыйның 12 яшьлек оныгы Камил белән сөйләшеп бардык. Мәскәү егете татарча бик матур аралаша. Ярышта катнашмаса да, оста итеп йөзеп күрсәтте. Чарада ул иң яше иде.
— 8 яшемнән ныклап йөзәм. Әти белән өйрәндем. Ара ерак дип, әлегә катнашмадым. Бераз үскәч, мин дә бабай белән әтием, абыйларга иярәм, — ди Камил.
Равил Габдрахман улы Фәйзуллин Балык Бистәсе районы Балтач авылыннан. Озак еллар “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшләде. Соңгы елларда Равил абый “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе вазыйфасын башкара. Күренекле язучыбыз киләсе елга 80 яшьлек юбилеен каршылый. “Фәйзуллин йөзүләре”нә исә 45 яшь тулачак.
— Равил абый, ничә яшьтә йөзә башладыгыз?
— Үземне белгәннән бирле йөзәм. 5-6 яшьлек чагымда олырак егетләр, үзләренә кызык ясап, суга төртеп төшерде. Азрак бата башлауга, тартып алдылар. Шуннан өйрәнә башладым. Хәзер ике-өч көн йөзми торсам, нидер җитми кебек. Куллар судагы хәрәкәтне сорый башлый. Элек Казансуда 4 әр сәгать туктаусыз йөзә идек. Аккош күле янында яшибез. Җәй буе шул күлдә йөзәм. Калган вакытта бассейнга йөрим.
— Сәламәтлегегез ныктыр, Равил абый?
— Йөзгәндә бөтен тән хәрәкәтләнә, артык нәрсәләр алына, “юыла”. Варикоздан интегә идем. Хәтта шуннан да булыша икән. Һәвәскәр рәвештә спортның шактый төрләре белән мавыктым. Әмма иң яратканым һәм иң файдалысы — йөзү.
— Элегрәк Наилә апа да ярышта катнаша иде.
— Хатыным йөзәргә бик ярата, яхшы булдыра. Бу арада эше тыгыз булды, ишкәкләр белән йөзүдә катнашты. Шул сәбәпле генә монда килмәде.
— Хәл-әхвәлегез ничек? Иҗат гөрлиме?
— Бар да яхшы. Әзрәк сызгалыйбыз шунда.
— Йөзү буенча яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез? Бу чарага аларны ничек күбрәк тартырга?
— Без инде өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр сафыбызга кушылып, бездән соң бу йөзүләрне дәвам итсен иде. ТРның Яшьләр эшләре, Спорт министрлыклары бар. Алар да: “Хәтта бабайлар йөзә. Сез нәрсә читтә каласыз?” — дип, шул юлга этәрсен иде. Телефонга гына ябышып ятмасыннар. Менә быел да безнең рәткә 5-6 булса да егет кушылыр дип өметләндем. Тик әлегә күбрәк шул олылар һәм урта яшьтәгеләр ярышабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|