|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2022 Җәмгыять
Язучы Илдар Хәйруллин вафатБүген озакка сузылган каты авырудан соң Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин вафат булган. Күңелсез яңалыкны Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. «Илдар Шәмсулла улы нинди генә катлаулы хәлдә дә тормышка юмор белән карап яши алган көчле шәхес иде. Күпсанлы укучылары күңелендә дә ул җылы юморы, якты елмаюы белән сакланыр», диелә хәбәрдә.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, әдип иртәгә - 20 август көнне туган төбәге Кукмарада җирләнәчәк.
Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1 нчеурта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайтып бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега.
И.Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. 1973 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында басыла. «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында юмористик хикәяләре дөнья күрә.
И.Хәйруллин — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
--- |
Иң күп укылган
|