поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.08.2022 Шоу-бизнес

Гүзәл Идрисова: “Илназ Баһка кияүгә чыгармын дип уйламаган идем”

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе – эстрадада үрнәк гаиләләрнең берсе. Үзләре тырыш, актив, талантлы, бар җиргә дә өлгерәләр. Улларын да шушы юнәлештә тәрбиялиләр.

– Гүзәл, шәһәр кызының татар телендә иркен аралашуы гаҗәп. Бу әти-әни тәрбиясеме? 
 
– Кечкенәдән татар телендә аралашып үстек. Әти-әни һәрвакыт татар концерт-театрларына йөртте. Сәхнәгә мәхәббәт шуннан уянгандыр дип уйлыйм. Безнең өй янында “Энергетик” мәдәният йорты бар иде. Нинди генә артист килсә дә, шунда бара идек. Авылга кайтып йөрү дә үз ролен уйнагандыр инде. Анда да гел татарча гына сөйләшә идек. Әти – үзешчән гармунчы. Өйдә гармун тавышының тынганы булмады. Ул миңа Әлфия апа, Хәмдүнә апа кебек өлкән буын артистлар репертуарындагы җырларны өйрәтә иде. Мәхәббәт, сары чәчәкләр турында җырлый идем. Әти 11 балалы гаиләдә туган. Гармун алырга акчасы булмагач, әти күршеләргә кереп гармун уйный торган булган. Ул гомере буе шофер булып эшләде. Үзе турында: “Татарстанның атказанган шоферы мин”, – дип көлеп әйтә. Әни 44 ел медицина өлкәсендә эшләде. Күптән түгел лаеклы ялга чыкты. Ул да иҗади кеше, биергә бик ярата. Эштә узган чараларда бию белән катнаша торган булган.
 
– Балачагыңда истә калган берәр вакыйга турында сөйлә әле.
 
– Беренче сыйныфка рус мәктәбенә укырга кергәч: “Бу бала матур итеп татарча шигырь сөйли”, – дип укытучым мине Казанга телевидениегә алып барды. Шунда беренче тапкыр үз күзләрем телевизорга ничек төшергәннәрен күрдем. Үземне йолдыз итеп хис иттем. Ул 8 мартка багышланган шигырь иде. Тапшыруның чыкканын түземсезлек белән көттек. Безнең өйдә аклы-каралы телевизор иде, шуңа күрә тапшыруны күрше подъезддагы танышларга кереп, төсле телевизордан карадык. Очраган һәркемгә телевизордан мине карарга кушканыбыз истә. Ә балалар бакчасына йөргәндә, соңгы елда мине һәрвакыт кечерәк балаларга Кар кызы итеп куялар иде. Шигырьләрне әйбәт истә калдыра идем, сөйләмем дә чиста булган. Балалар белән уйнап-биеп йөргән чаклар күз алдымда.
 
– Илназ белән Рөстәм Закиров төркемендә эшләгәндә танышкансыз. Ул вакытта аңа кияүгә чыгармын дигән уйлар булдымы? 
 
– Рөстәм Закиров төркемендә Илназ “клавишник” иде, мин бэк-вокалда тора идем. Шунда күз атышып, биешеп, көлешеп торганда, хисләр кабынды. Аңа кияүгә чыгармын дип бер дә уйламаган идем. Ул минем өчен җилбәзәк, мактанчык кебек тоелды. Концерттан соң Илназ мине өйгә алып кайтып куя иде. Шундый юмарт, күчтәнәч яки бүләксез килми иде. Төркем өчен дә акчасын кызганмады, табынга гел төрле тәм-томнар алды. Тормышка планнар төзеде, үз йортын булдырырга хыялланды. Төпле фикерле егет икәнен белгәч, очрашырга ризалык бирдем.
 
– Озак очрашып йөрдегезме?

– Мартта йөри башлаган идек, шул елның 3 октябрендә никах укыттык, 24 октябрьдә туебыз булды. Быел гаилә коруыбызга 13 ел була, Аллаһы теләсә.
 
– Илназның синнән яшьрәк булуы куркытмадымы?
 
– Юк, чөнки ул безнең мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәде. Хәер, кайвакыт фикерләр туры килмәгән чаклар булаИр-ат бит ул шундый кеше, аны гомер буе тәрбияләргә кирәк. Психологик яктан уйлап, җайлап кына эш итәргә кирәк. Идеаль кешеләр юк. Яши-яши мөнәсәбәтләр ныгый. Илназның миннән яшьрәк булуы миңа гел яшь булырга стимул бирә. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.08.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»