поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.08.2022 Киңәш-табыш

Хуҗабикәләр нинди хаталар җибәрә, суыткычны ничек дөрес кулланырга?

Казанның Северный бистәсендә яшәүче Газинур Насыйров суыткычларны кеше белән чагыштыра. “Моторы — йөрәк, трубкалары — кан тамырлары, фреоны кан кебек”, — ди ул. Үз эшенең остасы. 30 елга якын суыткычлар төзәтә.

Казан авиация институтын тәмамлагач, “Росторгмаш” оешмасында эшләгән, тора-бара суыткычлар ремонтлау буенча үз эшен ачкан. Хәзер лаеклы ялда, шулай да яраткан эшеннән туктаганы юк.

— Газинур абый, суыткычның гомере ничә ел? Күбрәк нәрсәсе ватыла?

— Завод суыткычларны 10 елга исәпләп чыгара. Миңа 58 яшь. Суыткычлар төзәткәндә кайчак күзләремне уып карыйм. Кайсылары 1950, 1962 елда җитештерелгән, яңа гына конвейердан төшкән сыман эшлиләр. Совет заманында “сыйфат билгесе” өчен эшләделәр шул. Элекке суыткычлар чыдам.
 
— Хуҗабикәләр нинди хаталар җибәрә соң, суыткычны ничек дөрес кулланырга?
 
— Күпләр лар, суыткычларны дөрес урнаштырмый. Авылда верандага, мунча алдына, шәһәр җирендә балконга куючылар бар. Суыткыч +5-6 оСтан да салкынрак температурада эшләсә, тизрәк сафтан чыга. Салкында аның майлары ката. Ул кабынып китә алмый. Юеш урында күгәрә башлый. Шулай ук артык эссе дә ярамый, челләдә түбәсе калай белән генә ябылган верандада кеше дә иркенләп сулый алмый. Җитмәсә, суыткычка тәрәзәдән кояш нурлары да төшеп торса. Аннары аны стенадан 5-15 см ара калдырып куярга кирәк. Ул “суларга” тиеш. Артындагы рәшәткәләренең тузанын сөртеп тору мөһим. Җылыткыч приборлар, торбалар янына урнаштыру киңәш ителми.

— Суыткычны елына ничә тапкыр эретергә кирәк?
 
— Гадәттә, ярты елга бер тапкыр эретергә киңәш ителә. Эченнән барлык әйберләрне алып, сабыр гына бозның эрүен көтәргә кирәк. Очлы әйберләр белән бозын ватарга ярамый. Корытып, сөртеп киптерәсе. Еш очрый торган хата — эреткәч, ризыкларны тутырып, суыткычны кабызу. Болай эшләгәндә, ул тора-бара ватылырга мөмкин. Чистарган суыткычны кабызып, бер-ике сәгать эшләтергә, аннары суынган камерага гына ризыкларны куярга кирәк.

— Мал суйгач, гадәттә, туңдыргычка бик күп ит тутырабыз. Моның зыяны юкмы?
 
— Җылы итне күп итеп берьюлы туңдыргычка тутыру зыян һәм көч китерә. Итне аз-азлап кына салырга кирәк.

— Запас частьлар белән проблемалар юкмы?
 
— Запас частьлар бар, тик кыйммәт. 10 мең сум пенсиягә яшәүче әбиләргә суыткыч төзәтергә килгәч, кызганып китәм үзләрен. Шул акчага торакка да түлә, азык-төлек тә ал... Андыйларга ташлама ясарга тырышам. Елый-елый дога кылуларына да риза булам. Тик бушлай да эшләп булмый, запас частьларны сатып алам бит. Шуңа да суыткычның гадиен алырга киңәш итәм. Ватылса да, төзәтергә җайлырак.
 
— Суыткычның гомерен озынайтыр өчен нишләргә?
 
— Беренчедән, сатып алганда ук белгеч белән киңәшләшергә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, иң ышанычлы, чыдам суыткычлар үзебездә җитештерелгәне, әйтик, “Позис”. Шулай ук Белоруссиянекеләр дә яхшы, сыйфатлы. Суыткыч яшь бала кебек. Аның кадерен белеп, карап торсаң, дөрес файдалансаң, кагыйдәләрне үтәсәң, ул озак хезмәт итәчәк.
 
Казандагы кибетләрдә суыткыч бәяләре:
“Позис” (216 литр) — 20 499 сум
“Индезит” (210 литр) — 22 999 сум
“Бирюса” (329 литр) — 35 999 сум
“Атлант” (347 литр) — 30 799 сум
“Самсунг” (362 литр) — 44 799 сум
 
Туңдыргычлар:
3 бүлеклеләр 16 мең сумнан башлана.
6 бүлеклеләр 18 мең сумнан башлап.
 
Лар:
99 литрлылар 16 мең сумнан башлана.
220 литрлылар 22 мең сумнан башлап.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.08.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»