|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2022 Киңәш-табыш
Бал бозылмыйча күпме саклана?Базарларда бал сатучылар күренә башлады. Беренче балны кайбер умартачылар Питрау бәйрәме вакытында тәмләп карарга аертса, хәзер бу эшкә ныклап керештеләр. Яз башындагы яңгырлы, салкын көннәр бал кортлары өчен уңай шартлар тудырмады. Быел бал уңышы ничек соң? Бу хакта Биектау районы Мүлмә авылыннан 15 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче умартачы Мәсхүт абый МОТЫЙГУЛЛИН белән сөйләштек. — Мәсхүт абый, бал ничек быел? — Бал аерта башладык. Гадәттә, Бал спасы вакытында — 14 август тирәсендә күпләп суыртам. Яз бал кортлары өчен катлаулы килде. Тузганак чәчәк атканда өч көн тирәсе генә бал җыеп калдылар да, оча алмадылар, яңгыр-салкыннар башланды. Җыйган балларын үзләре ашарга мәҗбүр булдылар. Өстәмә ашатырга да туры килде. Ачтан үләләр бит, алайса. Аннары һава торышы җайланды. Дөрес, юкә чәчәк атканда тагын яңгырлар булды. Җил-давыллы көннәрдә юкә чәчәге коелып, юылып бетте. Июль азагы-август башында сукыр кычыткан, тигәнәктән шактый бал ташыдылар. Минем умарта оясы үлчәүдә тора, көненә 6-7 кило бал алып кайталар иде. Шөкер, быел бал юк дип зарланырлык түгел, чәчәк балы булачак.
— Сезнең умарта оялары да гадәти түгел...
— Төрле тәҗрибәләр уздырырга яратам. Цилиндр рәвешендәге оя да ясадым. Аны кайчандыр борынгы бабайлар уйлап чыгарган булган. Ул ояны туры куярга ярамый, махсус радиус билгеләнеп, чалыш итеп урнаштырырга кирәк. Әлеге умарта оясында кәрәзне бал кортлары үзләре ясый, рамнар куясы, тимерчыбык тарттырасы да юк. Ояның өске капкачы ачыла, бу балны җыеп алырга уңайлы булсын өчен шулай эшләнә. Умартаны пенополистиролдан да ясап карадым. Кыш көне мондый ояда җылы була. Минем умарта ояларының астында сетка гына. Кышын да шулай тора. Бу ояларны күгәрүдән саклый. Һава яхшы йөрсен өчен дә әйбәт.
— Ылыс, кедр балы тәкъдим итүчеләр бар. Югыйсә аларның чәчәкләре дә юк, умарта серкәне ничек җыйсын? Ялган бал сатучылар еш очрыймы?
— Гадәттә, балны кабып карауга чынмы-юкмы икәнен аерам. Аеруча кандала үләне (донник) балын яратам. Сыйфатын тикшереп карау алымнары бик күп, мәсәлән, чын бал кашык белән алгач, сузылганда чәч калынлыгы булып, өзелмичә агарга тиеш. Өзелә икән, димәк, нәрсәдер кушылган. Иске балны эретеп, яңа дип ялганлап сатучылар да очрый. Андый нәрсәләрне өнәмим. Халыкны алдаларга кирәкми. Бал сатып кына баеп булмый. Шуңа да бәясен ничә елдан бирле үзгәртмим. Өч литры 1500 сум. Бал булган, булмаган елны да шул бәягә сатам. Иң мөһиме — шифасы тисен.
— Мәсхүт абый, бал бозылмыйча күпме саклана?
— Дөньяда бердәнбер бозылмый торган продукт — ул балдыр. Искерми, утыра гына. Аеруча сары төстәге, әйтик, рапс, көнбагыш һ.б. чәчәкләренең балы тиз утыра. Утырган балны да кулланырга ярый. Тик 60-70 градуста эретсәң, ул файдалы үзлекләрен югалта. Витаминнары саклансын өчен 40 градус эсселек кирәк. Без, гадәттә, иске балны эретергә кирәк булса, мунча ләүкәсенә кертеп куябыз.
— Сез умарта кортлары белән дәвалану алымнарын да сыныйсыз бит әле.
— Хәтта үлгән бал кортлары да файдалы. Бер литр савытка үле кортларны тутырып, шуңа аракы йә спирт салып төнәткән катнашма буын сызлавын баса. Ата бал кортының сөте (трутневое молочко) бик файдалы. Күп кеше ана бал корты сөте белән бутый. Ләкин алар икесе ике нәрсә. Аны аерым үрчетәм. Рамдагы кәрәзне кисеп алып, сыгу механизмы белән марля аша сөзәм. Килеп чыккан каймак сыман сары сыеклык суыткычта ярты елга кадәр саклана. Аны гомогенат дип йөртәбез. Ул хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта. Интернеттан карап “апийорт” ясадым. Агач йортта ике карават урнашкан. Ятак астында бал кортлары. Алар махсус сетка белән капланган тишекле савытларда яшиләр. Шул тишекләр аша бүленеп чыккан биокырда кеше ике сәгать чамасы ятарга тиеш. Бу дәвалану инсульт-инфарктны кисәтә. Быел умарта корты оясына шланг тоташтырдым. Ул киндер капчык аша уза. Кеше шул һаваны маска ярдәмендә сулый. Ингаляция сыман бу алым коронавирус вакытында бик файдалы. Сатурацияне күтәрергә булыша. Әлегә үзебез сыныйбыз. Киләсе елга башкаларга тәкъдим итәргә җыенам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|