|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2022 Шоу-бизнес
Ләйсән Үтәшеваның улы Башкортстанда яшәячәкме?Ләйсән Үтәшева әлеге вакытта ире Павел Воля һәм балалары белән бергә Әлшәй районында әби-бабалары янында кунакта. Чираттагы ял көнендә гаилә Сусак Тауга күтәрелгән. Телетапшырулар алып баручының балалары тауга беренче булып менеп җиткән, өстәвенә, аның биеклеге 269 метр тәшкил итә икән.
- Балалар белән, биек булмаса да, бик текә тауга мендек, - дип язган Ләйсән социаль челтәрләрдә. - Бер риваять бар: имеш, бу тау аны буйсындыручыларга көч бирә. Көч алдык. Хәзер балалар бу урынга гашыйк.
Шул ук вакытта өлкән улы Рома әти-әнисенә Башкортстанда яшәргә теләвен белдергән дә инде: аңа әнисенең кече Ватаны бик ошый.
- Монда искиткеч күренеш, манзара, көч алу урыны! - дип, телетапшырулар алып баручы үзе дә соклануын яшерми.
фото: социаль челтәрдән алынды
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|