|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2022 Шоу-бизнес
Гөлназ Батталова: “Америкага кияүгә чыгам дип китмәгән идем”Җырчы Гөлназ БАТТАЛОВА туган җире Башкортстанның Бәләбәй шәһәре, шактый еллар Чаллыда һәм Казанда яшәде. Аның берничә айга гына дип АКШка китүе һәм уйламаганда шунда кияүгә чыгып калуы турында язган идек. Хәзер Гөлназ Набер (Naber) фамилиясен йөртә. Тормышыннан бик канәгать. Калифорния штатының Лос-Анджелес шәһәрендә яши. Өй тәрәзәсе каршында — чиксез океан. Гөлназ Америкада да төрле проектлар башлап, үз эшләрен башкарып йөри. Шул ук вакытта укый да. Күптән түгел дүртенче дипломын алган. — Гөлназ, әле кайчан гына бер дустың белән Америкага китәм, дим хәбәр иткән идең. Ул сәяхәт аэропорттан ук маҗаралы башланды. Ялгызың китәргә туры килде. Бу язмыш эше булгандыр?
— Узган ел дустым белән барырга планлаштырган идем. Бергә Истанбулга очтык. Әмма аны андагы аэропорттан үткәрмәделәр. Кызганыч, сәбәбен әлегә хәтле белә алмады. Дустым миңа сәяхәтне Лос-Анджелестан башларга киңәш итте. Һәм шунда булачак иремне очраттым. Хәзер танышкан чакны искә төшерәбез һәм моңа ышанмыйбыз. Төштәге кебек булды ул. Кияүгә чыгам дип китмәдем бит.
— Алекс ничек шулай кыска вакыт эчендә күңелеңне яулады?
— Алекс өйләнергә планлаштырмаган. Америкада, сер түгел, күпчелек хатын-кыз ир-атка буйсынып яшәми, үзләрен алар белән тигез тота, киенү стильләре дә бөтенләй башка. Бу миңа да бик ошап бетми. Безгә Көнчыгыш мәдәнияте якын. Кирәк чакта көчле дә була беләбез. Әмма тормышта ир-ат җилкәсенә ышыкланып бару күпкә рәхәтрәк. Шундый булуым Алекска да ошады. Аның тиз өйләнүенең төп сәбәпләренең берсе шул булгандыр дип уйлыйм.
Ул Америкада туган, үзе гарәп милләтеннән. Шуңа тәрбиясе барыбер башка. Аңа гаилә кыйммәтләре якын. Биредә ялгыз әниләр күп, бу күренеш чәчәк ата дияр идем. Һәм моңа уңай карыйлар. Дәүләт тә пособиеләр белән ярдәм итә. Әмма, ни дисәк тә, гаилә — тулы, ә ир-ат анда баш булырга тиеш. Без шулай тәрбияләнеп үстек. Шуңа ул өйләнергә теләмәгән дә. Танышкач, минем тормыш позициямне яхшы аңлады. Шуңа озакка сузмыйча гаилә корырга теләде. Аңа — 38, миңа 30 яшь. Алекс гарәп булса да, христиан динен тота, католик. Гаиләсе мине шулхәтле җылы, якын кабул итте. Үзем дә аларны яраттым. 3 июльдә туебызны үткәрәбез дип, Чаллыда менә дигән урын арендалаган идек, өлешчә акчасын да керттек. Рейслар кичектерелгәч, туй да күчерелде.
— Әниең, якыннарың бу хәбәрне ничек кабул итте? Башка милләт, чит ил кешесе дип каршы төшмәделәрме?
— Әни, әлбәттә: “Татар, мөселман булса, яхшы инде”, — ди иде. Билгеле, болай бөтен кешегә җайлы: бер тел, бер дин, бер мәдәният. Үзем дә һәрвакыт, шулай булачак, дип уйлый идем. Язмыш бар. Анда ничек язылган бит. Шул ук вакытта әни: “Бәхетле икәнеңне, сайлаган ярыңның сине яратуын, хөрмәт итүен күрсәм, киртә булмыйм”, — дип тә әйтә иде.
Әни минем өчен сөенде. Әмма, икенче яктан, кызының дөньяның икенче читенә күченүен авыр кабул итте. Ике ай буе елады. Чөнки әни белән мин бик якын дуслар, сердәшләр. Хәзер тынычланды. Алекс белән кунакка кайтуымны, танышуны көтәләр. Эссе мунчаның рәхәтлеген, татар чәенең, милли ашларның нинди тәмле икәнен күрсәтер идек, диләр. Алексның Россиядә булганы бар, ошатып кайткан.
— Алекс нинди өлкәдә кайный?
— Белгечлеге буенча аэрокосмик инженер. Берничә тармакта бизнес алып бара, нигездә, алар машина арендалау белән бәйле. Шул эше аркылы таныштык та инде.
— Татар ашларын яраттымы?
— Ничек кенә әле! Аеруча бәлеш, өчпочмак, каймаклы пирогны (сметанник) үз итте. Өйләнүгә тазара башлады (көлә). Хәзер бераз калориясез, җиңелрәк үзләштерелә торган ризыклар әзерләргә тырышам. Карабодай сатып алдым, ешрак индоүрдәк пешерәм, яшелчә, җиләк-җимештән өзелмибез.
— Алга таба иҗатың белән ничек булыр? Сәхнәне юксынасыңмы? Анда да иҗат юнәлешендә планнар кормыйсыңмы?
— Монда сәхнәгә менү омтылышым юк. Биредә уздырылган Сабантуйларда рәхәтләнеп чыгыш ясармын. Хәзер бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнәм. Күбрәк балалар бәйрәме буенча эш алып барам: бизәү, алып бару, аниматорлар... Керемле тармак дияр идем.
Әлбәттә, татарча да, рус телендә дә җырлар яздырырмын. Америкада яшәп эшләгәч, җырлар сирәгрәк иҗат ителер. Ирем миңа анысында да терәк булачак. Казанга кайткан араларда, бәлки, чыгышлар да ясап китәрмен. Иҗат, сәхнә, тукталып торсак та, күңелдә гел яши бит ул.
— Юллар ачылуга, Россиягә җыенасыз, алайса?
— Бик тә кайтасыбыз килә. Алла боерса, озак көтәргә туры килмәс дип ышанып яшибез.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|