поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.08.2022 Дин

Дин һәм спорт. Җиңгәндә дә Аллаһны телгә ал

Елдан-ел сәламәтлегенә игътибарын арттыручылар саны ишәя. Спорт белән шөгыльләнү күпләрнең көндәлек режимына да керә. Мөселманнар да читтә калмый, билгеле. Ислам дине спортка нинди мөнәсәбәттә? Исламда тыелган спорт төрләре бармы? Ризыкка төрле катнашмалар өстәп, тән массасын үстерергә ярыймы? Мөселман өчен нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү хәерле?

Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен, Алмаз хәзрәт Галимҗановка мөрәҗәгать иттек.
 
– Ислам дине спортка ничек карый? Ниндидер чикләүләр бармы?
 
– Динебездә спорт белән шөгыльләнү хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) спортны яраткан. Йөзү, атта йөрүне һәркем белергә тиеш, дигән. Шундый хәдис тә бар: «Көчле мөселман Аллаһы Тәгаләгә хәлсез мөселманнан якынрак». Спортның кайбер төрләре белән шөгыльләнү – сөннәт тә.
 
– Бөтенләй спорт белән мавыкмаучылар һәм кирәгеннән артык шөгыльләнүчеләр дә бар. Чама хисен ничек сакларга?
 
– Спорт белән шөгыльләнү гыйбадәткә һәм башка гамәлләребезгә зарар китерергә тиеш түгел. Ул тән сәламәтлеге, көч-куәт артсын өчен кирәк. Спорт белән шөгыльләнү – сөннәт. Әйткәнемчә, спорт төрләре кешенең акылына, тәненә, тормышына, рухи ягына зыян итмәскә тиеш.
 
– Фитнес, спорт залларында ир-артларга һәм хатын-кызларга бергә шөгыльләнергә ярыймы?
 
– Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым шөгыльләнсә яхшырак инде. Ир кеше күзләрен башка гүзәл затларга караудан сакларга тиеш. Фитнес вакытында хатын-кызлар да яулыксыз, гаурәтләре капланмаган була. Шуңа күрә тренер да, шөгыльләнә торган заллар да һәр җенеснең үзенеке булсын иде. Спорт белән шөгыльләнеп, савап алыр өчен барабыз бит залга, күз гөнаһы кылыр өчен түгел.
 
– Масса үссен өчен, төрле стероидлар эчәләр, ризыкка кушылмалар өстиләр. Бу рөхсәт ителәме?
 
– Төрле витаминнар, эчемлекләр бар. Әгәр дә алар хәләл стандартларга туры килә икән, зарары булмас, кулланырга мөмкин.
 
– Мөселманга кайсы спорт төрләре белән шөгыльләнү хәерлерәк булыр?
 
– Йөзү, атта йөрү, җәядән ату кебек спорт төрләре. Милләтебезгә хас милли спорт төрләре бар бит. Алар белән дә шөгыльләнү безнең өчен хәерле һәм бәрәкәтле булыр. Күп кенә дин әһелләребезнең дә үзләренең яраткан спорт төрләре бар. Күренекле шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанинең дә шундый үз иткән спорт төре булган.
 
–  Кайбер спортчылар үзләренең дин тотканнарын ярышларда да күрсәтә. Әйтик, ярыш беткәч, сәҗдә кылалар, йә булмаса кулларын өскә күтәреп, Аллаһ исемен кычкыралар. Ислам этикасы ягыннан караганда, бу рөхсәт ителәме?
 
– Ислам этикасы ягыннан бу начар түгел. Тормышыбызда җиңүләр күп була. Еш кына, онытылып, «мин-мин» дип кычкырырга яратабыз. Ә бу очракта кеше җиңүенә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм рәхмәте белән ирешүен аңлый.  Без бит мәчеттә генә түгел, тормышыбызда да мөселман булып калырга тиеш. Җиңүләребездә Аллаһны искә алу хуплана. Башкалар да моны күреп, илһамлана ала. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яшәү өчен бер этәргеч тә бу.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»