|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2022 Шоу-бизнес
Шатуновка һәйкәл куелмаячак...Бу хакта Күмертау мэры Олег Фроловтан билгеле булды, дип яза «Аргументы и факты». Әмма һәйкәл урынына музыкантның төп хиты хөрмәтенә роза аллеясе булдыру карары кабул ителгән. - Һәйкәл куюдан шәһәр Советында фикер алышу нәтиҗәләре буенча баш тартырга карар кылынды. Шулай ук ул безнең шәһәр кешесе булмаган һәм хәтта беркайчан да бирегә килмәгән. Әмма ак роза аллеясе булдырылачак, - дигән Фролов басмага.
Бүгенге көндә урындагы хакимиятләр аллея өчен яраклы урын сайлый, ә аны киләсе елда ачарга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, Юрий Шатунов 2022 елның 23 июнендә 48 яшендә вафат булды. Музыкант Күмертауда туган һәм биредә балачагын үткәргән.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|