|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2022 Криминал
Татарстанда эте белән урамда йөргән кешене үтерүчене 15 елга төрмәгә озаттыларТатарстанда 35 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат хулиганлык ниятеннән кеше үтерүдә гаепле дип табылган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Фаҗига узган елның 25 августында төнлә булган. Яшел Үзәндә яшәүче 35 яшьлек ир-ат һәм аның белән якын мөнәсәбәтләрдә торган хатын арасында низаг була һәм хатын-кыз чыгып китә. Ир-ат, кулына пычак эләктереп, аны эзләргә тотына. Гоголь урамындагы бер йортның ишегалдында ул эт белән йөргән 31 яшьлек ир-атка пычак кадый. Җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук үлә, дип яза Татар-информ. Суд 35 яшьлек ир-атны гаепле дип тапкан һәм 15 елга каты режимлы колониягә озату турында карар чыгарган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|