поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.07.2022 Җәмгыять

Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы рөхсәтсез куелган

Кичә Казанның Дубравная урамындагы 57нче йортта яшәүчеләр инициативасы белән Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә мемориаль такта куелды. Ләкин 2005-2017 елларда җырчы яшәгән йортка тиешле органнардан рөхсәт алынмаган булып чыкты. Ягъни мемориаль такта рөхсәтсез куелган.

«ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы махсус комиссия аша бу мемориаль такта узмады», - дип җавап бирде ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге «Татар-информ» соравына.
 
«ТР мемориаль такталар кую ТР Министрлар Кабинетының 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карары белән көйләнә. Әлеге карар нигезендә ТР Мәдәният министрлыгы карамагында Мемориаль такталар буенча комиссия эшли. Шундый ук комиссияләр муниципаль берәмлекләрдә дә була», - диелгән җавапта.
 
Мәдәният министрлыгы бу мемориаль тактаның Казан шәһәре администрациясе тарафыннан килештерелүе турында әйтә алмады. Әмма Казан шәһәре администрациясе карамагында Мемориаль такталар буенча комиссия булмавы билгеле.
 
ТР Мәдәният министрлыгы мемориаль такталар куелу тәртибен искә төшерде. Процесс иҗади оешма яки бер төркем гражданнар берәр шәхескә такта кую инициативасы белән чыгуыннан башлана. Хатта шәхеснең казанышлары турында языла. Министрлык инициатив төркемгә алар җыярга тиешле документлар исемлеген бирә.
 
Әлеге төркем, скульпторларга чыгып, тактаның эскизын ясатып, текстын формалаштырып комиссия карамагына тапшыра. «Комиссия тактаның эстетикасын һәм текстын карый. Комиссия эскиз һәм текст белән килешмәсә, төзәтергә җибәрә. Бу процесс бер-ике елга сузылырга мөмкин», дип аңлаттылар матбугат үзәгендә.
 
Мемориаль такталар ТР Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң гына куела. 
 
Казанның Дубравная урамындагы йорт диварына куелган тактаны алга таба нинди язмыш көтә – «Татар-информ» бу сорауны Казан шәһәре администрациясенә юллады.
 
Дубравная урамындагы 57нче номерлы күпфатирлы йорт диварына беркетелгән мемориаль тактага түбәндәге сүзләр язылган (тексттагы стиль һәм орфографик хаталар сакланды):
 
"В этом доме с 2005 по 2017 гг жила ПРИМАДОННА Татарской и Башкирской эстрады» 

Хәния Фәрхи 

Бу йортта, 2005 елдан алып 2017 елга кадәр, Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде"
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»