поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.07.2022 Язмыш

Янгын чыгып 4 кызы белән урамда калган Рәдиф Гыймадиев: «Нәрсә язган, шул булыр»

Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Рәдиф Гыймадиев хуҗалыгында ут чыгып, йорты, каралты-курасы, тавык-чебешләре, хәтта ишегалдындагы машинасына кадәр янып бетә. Дүрт кызын берүзе тәрбияләүче иргә ярдәм кирәклеге хакында хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды. «ВТ» журналисты Рәдифнең үзенә шалтыратты. Аның язмышы да күпләргә гыйбрәтле.

– Гомерем буе фермер булып эшләдем. Безнең гаиләне күпләр белә иде. Булачак хатыным белән күршеләр генә булып яшәдек. Өйләнешкәндә аңа – 21, миңа 23 яшь иде. Икебез дә дингә килдек. Дүрт кызыбыз туды. Матур гына тормыш иттек. Үз хезмәтебез белән яшәдек.  Әмма бер ел элек кинәттән генә хатыным балаларны алып юкка чыкты, – дип сөйли Рәдиф. – Ул чакта үзем басуда идем. Өйгә кайтсам, бер кеше юк. Аннары гына аларны ниндидер машина кайтып алганын белдем. Берничә ай ялгыз яшәдем. Бераздан кызларым шалтыратып, әти, безне моннан килеп ал, диделәр. Мин барып җитәргә өлгермәдем, алар үзләре кайтты. Өйгә керделәр дә, башка чыкмадылар. Әниләре үзләре генә китте. Ә мин исә хатынымны яратып яшәдем. Кире әйләнеп кайтыр дип көттем.
 
Рәдиф ул чакларны искә алганда да, күңел тула, ди.  Әмма кызларының, әтием, дип өзелеп торуы яшәргә көч бирә икән үзенә. Олы кызы Энҗегә – 20 яшь, ул Казанда педагогика көллиятендә укый. Язгөлгә – 15, Диләрәгә – 14, Әдиләгә – 10 яшь.
 
– Балаларым мине бик ярата. Аеруча кечесе. Иртән чыгып киткәндә, 75 тапкыр үбә. Юри санадым. Ничекләр шул балаларны яратмыйсың инде?! Шөкер, акыллы булып үсәләр. Дүртесе дә биш вакыт намаз укый. Өйдәге бар эшне эшлиләр. Олы кызларым ашарга да пешереп куя. Язгөл татар теленнән республика олимпиадасында җиңде. Бик тырышып укыйлар. Шуларга карап, бар борчуым онытыла, – ди ул.
 
Өйдә янгын чыккан көнне алар Лаешка кунакка барган. Диләрәнең өйдә каласы килгән, йоклаган.  Алай да аны уятып алып киткәннәр. Хәзер Рәдиф шуңа сөенеп туя алмый.  Йортка ут кабу сәбәбен әле ачыкламаганнар иде. Шушы көннәрдә хатыны белән милек бүлешү буенча суд утырышы планлаштырылган. Йорттан берни калмаган, ә уртак җирләре бар.
 
Хәзер Рәдиф дүрт кызы белән аның әти-әнисендә яшиләр. Өйләре зур булмаса да, сыйганнар инде. Әтисе, авырып, урын өстендә ята икән.
 
– Алга таба ничек тә йорт та салыр идем. Тик мин җирләрне хатыным һәм аның әнисенә рәсмиләштердем. Болай булырын кем белсен? Хәзер ул җирләргә өметләнмим дә. Хәтта юрист та ялламадым. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр, дип сабыр итәм. Безнең гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәтле булыр идем, – ди Рәдиф.
 
Гыймадиевлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен олы кызы Энҗенең  89393883372 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»