поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.07.2022 Җәмгыять

«Үзебез кунакта идек, кайтсак өебез урынында күмер хәрабәсе генә калган»

Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Рәдиф Гыймадиев хуҗалыгында кичке алтыларда янгын чыгып өйләре, гаражы, ике машинасы, бөтен каралты-курасы, тавык-чебеше янып бетә.

“Карак алса – берне ала, ут алса – бетереп ала”, – дип белми әйтмәгән борынгылар. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә. Гыймадиевларның берәмтекләп җыйган малы санаулы вакыт эчендә янып көлгә әйләнә. Гараж эчендәге ике машина, ихата...ут телләре уйнаклап йорттан башка каралты-курага күчә. 
 
— Ул көнне Лаешта кунакта идек, - дип сөйләде безгә Рәдиф, - Балалар да минем белән. Янгын чыгу турында энем шалтыратып әйтте. Уртанчы кызым нәкъ шул көнне өйдә калырга теләгән иде, аны уятып алып киттек үзебез белән. Аллаһы Тәгалә саклаган инде. Галәмәт булган дип сөйләделәр безгә, берничә минут эчендә ут телләре бөтен өйне камап алган. 
 
 
Янгын урамдагы баганадан чыккан, анда электр чыбыгында кыска ялганыш булган, дигән белгечләр Рәдифкә. Ул янып килеп өйгә кергән, шуңа бик тиз янып киткәндер дип фаразлана. Күршеләр, авыл халкы белән дә дус-тату яши Гыймадиевлар. Төрле яклап ярдәм иткәннәр аларга, кием-салым да биргәннәр. 
 
— Бу йортта дүрт кызым белән дус-тату яшәдек. Бер ел элек хатыным белән аерылышкан идек. Балалар минем белән калды,- -ди Рәдиф, -  Олысы Энҗегә 20 яшь. Икенчесе Язгөлгә 15 яшь, Диләрәгә  14 яшь, Әдиләгә 10 яшь. Сөбханалла. сокланып туя алмыйм аларга, идеаль балалар. Барыбыз да диндә, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Алар минем өчен юанычым да, таянычым да. Янгын Аллаһы тәгаләдән бирелгән бер сынау, сабыр булырга кирәк. Хәзер яңа йорт төзү турында уйлыйбыз. 
 
 
Хәзерге көндә йортсыз, җирсез калган Гыймадиевлар шул авылда яшәүче дәү әнисе белән дәү әтисендә торалар. "Кызыл әтәч"тән калган күмер хәрабәләрен дә авыл халкы белән бергә сүтеп, җыештырганнар. Хәзер әлеге гаиләгә яңа йорт төзү өчен күпме көч, чыгымнар кирәк булачак. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итсәк иде. Бәлкем, кием-салым белән булышучылар да табылыр. 
 
Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә фаҗигаләрдән, кайгылардан, шундый авыр сынаулардан сакласын иде.
 
Ярдәм итү өчен реквизитлар: 7 939 388-33-72 номеры Энже Рәдифовна картасына (Сбербанк) беркетелгән. 
 
Фотолар: Энҗе Гыймадиева
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»