поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.07.2022 Язмыш

Мондый туй күргән юк иде әле (Нурлаттагы хәлләр)

Бу туй минем тәҗрибәмдә иң үзенчәлекле туйларның берсе булып исемдә калды. Яңа гына каеннар яфрак яра башлаган, бик матур вакытта, Нурлат районында узды ул. Гадәттә, без туй башланыр алдыннан бер-ике сәгать алдан килеп аппаратура көйли торабыз, иркенләп әзерләнеп, кабаланмыйча гына эшне башларга яратабыз. Кичке биштә башланачак бу туйга да өчтән үк килеп җиттек.

Кунаклар килә башлауга без тулы әзерлектә идек инде. Тик татарларның традицион гадәтләре буенча кунаклар да бик көттереп кенә җыелдылар, иң мөһиме, әле кияү белән кәләш тә килеп җитмәгәннәр иде. Туй башланырга тиешле вакыттан берәр сәгать чамасы узгач, ачыккан халык өстәлләр артына утырып капкалый ук башлады. Берзаман кемдер “киләләр!” дигән хәбәр салды, без шулкадәр зарыгып көткән яшь парларыбызны матур итеп каршыларга дип урамга  чыгып бастык.  

Фото һәм видео төшерүче егетләр утырган машинадан соң берничә минутлык ара калдырып, шәп итеп бизәлгән туй машинасы килеп туктады. Тик аннан, бик көтелгән бәхетле пар урынына кәләш үзе генә килеп чыкты. Болар ЗАГСтан соң бик каты талашканнар икән. Без дә, төшү белән, “киявең кая” дип ябырылмадык инде үзенә, төрле хәлләр була, аңлагандай итенеп, таралышмыйча, кияүне көтә башладык. Кияү кеше бишенчеме, алтынчымы машинада, дуслары белән утырган иде. Ул машина да килеп җитте, ниһаять, аны да алкышлар белән каршыладык, тик ул машинадан килеп чыгу белән җыелган кунаклар җиңелчә шок хәленә килделәр: кияүнең йөзе табак кебек шешенгән һәм зур бер яшькелт-шәмәхә фингал белән бизәлгән иде! Бер күзе йомылып беткән, башын бора-бора исән күзе белән генә карап, кунаклар белән исәнләшеп чыкты бу. “Бал корты тешләдеме әллә?” - дидем инде аптырагач. “Әһә! - ди бу, авызын ерган үзе: - Мондый кияү күргәнегез булмагандыр әле”. Чыннан да мондый укны күргәнем юк иде... Бичара, туена ике көн кала урамда бик каты сугышырга туры килгән икән, каршы якта кеше күбрәк булган ди...  

 
Ярый, шулай итеп туйны башлап җибәрдек, кунаклар ачыккан – дәррәү табынга ябырылдылар. Нурлатта халык ачык, чиста күңелле, эчкерсезләр: ял итәләр икән - гөр килеп ял итәләр, бииләр икән - аяк тибә-тибә бииләр, рәхәтләнеп ашыйлар, эчәләр, кыскасы бик күңелле туй булды ул. Тик кунаклар арасыннан тыныч кына итеп тост, теләк әйтә алучы кеше булмады инде. Гадәттә туйга әзерләнеп, шигырьләр ятлап, открыткага матур теләкләр язып киләләр. Монда басып, мактаулы “Күгәрченнәр кебек пар килгәнсез” дигәнрәк шигырьләрен укый башлыйлар да тынычлана алмыйча көләләр – шәмәхә табак булып кабарган битле кияү белән, үпкәләгәне йөзенә чыккан төксе кәләшнең кыяфәте үтергеч иде... Ә кәләш бик принципиаль кыз булып чыкты: талашканнар  икән, талашканнар – туй буе булачак иренә күтәрелеп тә карамады.
 
Туйның, яхшымы, яманмы үз гадәтләре бар бит инде, тост-теләк яңгыраган саен “әче!” кычкырып, кияү белән кәләшне үбештерәләр. Монда да кычкырдылар. Кунаклар, дуслашып китмәсләр микән дипме инде, “Әче”не бигрәк тә еш кабатладылар. Тик  никадәр ялынмасыннар, булачак киленне “сындыра” алмадылар. Алай да юлын таптык, “Әче!” дип кычкырган саен, туйга килгән парлы кунаклар әчене үзләре үбешеп “балландыра” башлады – килен үпкәләгән дип хәзер еллар буе урнашкан гореф-гадәтләрне аяк астына салып таптап булмый бит инде...
 
Туйда, гадәттә, кияү белән киленнең булачак гаилә тормышын проектлаштыралар: үгет-нәсихәтләр бирәләр, теләкләр әйтәләр, туачак балаларны каршы алырга әзерләнәләр... Монда да балалар турында сүз чыккач, кунакларның кайберләре беренче булып малай тусын ди, кайберләре беренчегә кыз яхшырак дип үз фикерләрен белдерделәр. Моны ишеткәч кияү дә: “Миңа да беренчегә малай кирәк иде, но кыз дип әйттеләр шул”, - дип куйды...
 
Кыскасы, алып баручы буларак минем өчен дә, кунаклар өчен дә бик истә калырлык туй булды! Ул көнне бәйрәм тиешле вакытында түгел, ә ике сәгатькә соңрак та бетте. Рәхәтләнеп күңел ачкан кунакларны тиз генә таратырлык түгел иде. Ахырдан күбесе килеп рәхмәтләр әйттеләр, кияү генә: “Ну, апа, тортның беренче кисәген сатмадың түлке...” дип дәгъвасын белдерде. Чыннан да, анысын сатмаган идем шул...
Фото: пиксабай
 

Альбина БӘШИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»