|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2022 Криминал
4 кызның үлеменә гаепле егет суд залында елаганБакалыда дүрт кызны машинасы белән бәрдереп үтергән егет суд залында елаган. Журналистлар егеттән үлгән кызларның туганнарына нәрсә дә булса әйтергә телисезме дип сорагач, егет күз яшьләрен тыя алмаган. Аңа кадәр суд гаепләнүчене 18 сентябрьгә кадәр сак астында калдырырга дип карар чыгарды. Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән әйтүләренчә, егет кылган җинаятьтә гаебен таныган. Аңа РФ Җинаять-җәза кодексының 264нче маддәсенең 6нчы өлеше буенча җинаять эше ачылган.
Исегезгә төшерәбез, 18 июль иртән Бакалыны урап үтүче юлда “AUDI A5” автомобиленең 23 яшьлек водителе 4 кызны бәрдерә. Кызлар машинага каршы юл читеннән китеп бараган була. Коточкыч авариядә аларның дүртесе дә урында җан бирә...
Ахирәтләрнең өчесенә 18-19 яшь була, ә берсе нибары 16 яшьлек кенә килеш бу дөньядан китеп бара.
“Экспертиза водительнең канында алкоголь булуын ачыклаган”, – дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре.
Фото: Башньюс
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|