поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.07.2022 Киңәш-табыш

Чиләкләп сибү кирәкме? Яшелчәләргә су сибү серләре

Җәйнең кызу чагы. Челләдә кешеләр, мал-туар гына түгел, агач-куаклар, бакчабызда кадерләп үстерелүче яшелчәләребез дә суга сусый. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең уңышы аларны ничек сугаруыбызга турыдан-туры бәйле.

Тәҗрибәсез бакчачы, кызу көн уртасында түтәлләрен шлангтан салкын су белән коендырып, бөтен үсемлекләрен һәлак итәргә дә бик мөмкин. Өченче ел бакча күршебезгә Казаннан кунакка килгән Светлана исемле яшь ханым, пленка астында әлсерәп утырган кыяр кәлшәләрен шул рәвешле салкын душта коендырып, 80 яшьлек әбисе Антонина түтине кыяр уңышыннан мәхрүм итте.
 
Кыяр, кәбестә, салат, редис, шалкан кебек үсемлекләргә суны еш һәм күп итеп сибү таләп ителсә, ногыт борчагы, кабак, карбыз, петрушка, кишер кебек тамырлары тирәнгә китеп, дымны мөстәкыйль рәвештә грунт суларыннан суырырга сәләтле үсемлекләр сирәгрәк сугарыла. Су җитәрлек сибелмәгәндә, тамырлар, сабаклар, яфраклар хәлсезләнеп, зәгыйфьләнеп, җимшәннәр яралуы һәм үсеше тоткарлануы һәркайсыбызга мәгълүм. Әмма артык дым да хәерлегә түгел: чиктән тыш юеш, тыгыз туфракта файдалы микроорганизмнар бик авырдан, ә гөмбәчекләр рәхәтләнеп, күпләп үрчи, шуңа күрә тамырларның сулавы кыенлаша (хәтта аларның бер өлеше череп һәлак була), үсемлекләр файдалы микро һәм макроэлементларны авыр үзләштерә, нәтиҗәдә, культураларның гомуми үсеше тоткарлана, бу исә уңышның кимүенә китерә. Су даими сибелмәгәндә, үсемлекләр тизрәк картая, аларның уңыш бирү вакыты кыскара, җимшәннәре азрак ярала, алар гадәттәгедән ваграк, хәтта тәмсезрәк була. Кыяр түтәлендә бу хәл бигрәк ачык чагыла. Иртәле-кичле җылы су белән җитәрлек сугарылмаган кыярлар вак, ачы, ямьсез формада һәм аз була.
 
Су сибүнең ешлыгы туфрак составына да бәйле. Әйтик, комсу туфракта дым озак сакланмый, су сипкәч үк, түтәл өстен үлән, черемә, торф яки тукылмаган материал кебек берәр нәрсә белән мүлчәләп кую мәҗбүри. Мондый җирне ешрак сугарырга туры килсә дә, бер сипкәндә су азрак күләмдә кулланыла. Авыр балчыксыл туфрак чагыштырмача сирәгрәк сугарыла, әмма су күбрәк сибелә. Суның тамырларга чаклы үтеп керүе мөһим. Бер чиләк су 1 квадрат метрлы мәйданны чама белән 8-10 см тирәнлеккә чаклы чылата.
 
Сугару ешлыгы вегетация чорына да бәйле. Шытып чыкканда барлык культураларга да дым кирәк. Кәлшәләре өйдә үстерелгән томат, борыч, баклажан, порей суганы, кыяр, кабак, кабакчык, патиссон, күптөрле чәчәкләрне бик яхшылап сугарылган туфракка утыртабыз, аларның тернәкләнеп үсеп китүе чорында даими рәвештә су сипмичә булмый. Алдан әйтеп үтүемчә, кыяр, кәбестә, шалкан, торма, яшел тәмләткечләр суны еш һәм күп итеп сибүгә мохтаҗ, яңгырлатып өсләренә коендырганга да үпкәләмиләр. Кыяр чәчәк атканчы су чама белән 1 кв. м.га 4-5 л исәбеннән сибелә. Әгәр гибрид түгел сортлар чәчкән булсагыз, ана чәчәкләр күбрәк яралсын өчен, берничә көнгә су сибүне туктатып яки киметеп торырга була. Ә инде җимшәннәр яралганнан соң су бик күп кирәк, ни дисәң дә, кыярның 80 проценты судан торуын онытмыйк. Бер мәҗбүри таләпне дә истән чыгармыйк: кыярга бары тик җылы су гына сибәргә ярый. Көн яңгырлы булып, һава торышы салкынаеп китсә, су сибүне вакытлыча туктатып тору һәм түтәл өсләрен каплау мөһим.
 
Борыч, томат, баклажанның яфрак-сабакларын чылатырга ярамый, суны төпләренә яки алар арасындагы буразначыкка сибү мәҗбүри. Помидорлар уңыш өлгерткәндә, суны атнасына бер мәртәбә, әмма төпләренә чиләкләп сибәргә кирәк. Сугару белән тукландыруны бергә алып бару отышлы. Борычка өч көн саен, әмма азрак күләмдә, баклажанга исә атнасына ике мәртәбә, әмма мулрак итеп сибү сорала. Бу культураларга бары тик җылы су сибү таләп ителә. Иртән сибү хәерлерәкме, кичме дигәндә, борыч, томат, баклажанга көндезге сәгать 10- 11 арасында сибү отышлы саналса, тамыразыкларны кичке 16-17 сәгатьләрдә мул итеп сугару зарур. Теплицаларны җилләтергә, форточкаларын, ишекләрен вакытында ачарга онытмыйк.
 
Суны даими сипмәгәндә кишерләр, өлгергән томатлар, иртә өлгерешле кәбестәләр су сипкәннән соң ярылып китә. Даими су сипмәсәң, чәчәк кәбестәнең башы дөрес формалашмый. Әүвәлге мәлдә яфракларын коендырып сибәргә яраса да, чәчәк кәбестәнең башлары яралганнан соң, суны төбенә генә сибүең хәерле. Юкса, башы тарала, тармаклана яки уртасы чери башлый.
 
Коры елда бәрәңгене дә сугарырга туры килә. Шлангны рәт арасына куеп, аннан даими рәвештә күчерү мәслихәт.
 
Суганга су ул кыяк һәм баш үстергәндә бик кирәк, әмма уңыш җыярга өч атна кала сугару туктатыла. Аңа суны атна-ун көнгә бер мәртәбә сибәбез. Сарымсак та сусыз үсә алмый, аның төбен йомшартып тору да мөһим, бу эшне коры сугару дип йөртәләр. Ул суган кебек ешлыкта сугарыла. Тамыразыкларга исә суны тирәндәге тамырлары яхшылап чыланырлык итеп атнага бер мәртәбә сибәбез. Яшел тәмләткечләр яңгыр кебек ваклап сипкәнне ярата. Фасоль, ногыт борчагы яфрак, сабак үстергән чакка караганда, чәчәк ату чорында сугаруга күбрәк мохтаҗ. Түтәлләрдәге үсемлекләрнең төпләре чылатылса да, төнгә яфрак-сабакларының коры килеш керүе мәҗбүри, юкса фитофтороз, ончыл чык кебек чирләр килеп чыгуы бар.
 
Бакча һәм кура җиләген, карлыган, крыжовник, слива куакларын, алмагачларны, технология таләпләре кушканча, җәйгә берничә мәртәбә сугарсак, аларның уңышы мулрак һәм җимешләре сыйфатлырак булыр.
 
Куакларга бер сибүдә 4-5 чиләк, алмагачларга 10-15 чиләк су кирәк. Агач-куакларның әйләнәсенә суны шлангтан агызу уңайлырак. Бакчага атнасына бер генә мәртәбә килеп йөрүчеләргә, шланглар сузып, тамчылап сибү ысулын куллану отышлырак.
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.07.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»