поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.07.2022 Шоу-бизнес

Ләйсән Гимаева: "Әти киткәч, бик авыр булды..."

Ләйсән Гимаева 2000 еллар башында “Яшьлегем чишмәләре” җыры белән татар эстрадасына килеп керде һәм күпләрнең мәхәббәтен яулады. Соңгы ике елда Ләйсәннең актерлык осталыгы да ачылды, ул – төрле образларда видеолар төшерүче блогер.

– Ләйсән, балачагыңда еш күченеп йөргәнсез икән. Ни өчен?
 
– Азнакай районы Чалпы авылында туганмын, әни дә шушы авылдан. Ә балачак һәм үсмер чагым әтинең туган ягы Мөслим районы Олы Чакмак авылында үтте. Ике районны да үземнең туган як дип күрәм, якын итәм. Әти колхоз рәисе булып эшләде. Аннары авыл хуҗалыгы өлкәсендә Алабугада хезмәт куйды. Шушы эше белән бәйле рәвештә без һәрвакыт күченеп йөрергә мәҗбүр булдык. Соңгы күченгән районнары – Биектау, әни хәзер шунда яши. Балачагым күченеп йөрүләр һәм мәктәп алыштырулар белән истә калды. Әни гомере буе укытучы булып эшләде. Гаиләдә өч бала үстек, ике энем бар. Алар Казанда яши. 
 
– Әниеңнән һәм әтиеңнәң нинди сыйфатлар алдың? Гомумән, син кемгә охшаган?
 
– Тышкы кыяфәтем белән әтигә охшаганмын. Җырга сәләт тә әтидән килә. Хатын-кызларга хас булган йомшаклык, түземле булу әнидән күчкәндер дип уйлыйм. Яшь барган саен үземдә әнинең сыйфатларын күбрәк булдырасым килә. Хатын-кыз сабыр булса, иргә дә, балаларга да яхшы.
 
– Моннан ике ел элек әтиең мәрхүм булды. Соңгы күрешү, сөйләшүне хәтерлисеңме?
 
– Минем өчен бик авыр сорау... Әти туган көне алдыннан вафат булды, Булатның туган көнендә – 20 февральдә китеп барды. 23 февральдә аңа 66 яшь тулыр иде. Сәламәтлеге белән проблемалар булды, ләкин болай иртә китер дип уйламадык. Бик авыр булды. 5 февральдә Казанда концертыбыз узды. Әти бик ошатып кайтып киткән иде. Аннары аның белән озаклап сөйләшеп утырдык. “Елдан-ел үсәсез, тагын да матуррак җырлар җырлый башладың, кызым, афәрин”, – дигән иде. Әти – җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкара торган чын ир-ат иде. Алар безне иркәләп утырмады, эш белән үстерде. Безгә дөрес тәрбия биргәннәр дип уйлыйм.

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»