поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.07.2022 Шоу-бизнес

"Линарның әнисе улының вафаты турында белми..."

Кичә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповның җидесе булды. Мәрхүмне искә алу мәҗлесенә хатын-кызлар чакырылды. Коръән сурәләрен Рамил хәзрәт Юныс укыды.

“Мин – бәхетле хатын-кыз. Линар белән бик бәхетле тормышта яшәдек. Линар киткән икән, димәк, ул анда кирәк. Димәк, шулай кирәк. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын”, - диде Айгөл. Ул Линарны ике тапкыр төштә күрүен сөйләде. “Беренче тапкыр җирләгән көнне күрдем. Дөрес, мин ул төнне йокламадым, иртәнге якта черем иткәндә, аның тавышын ишеттем. Ул чүп-чардан котылырга, урын җирләрен селкергә кушты һәм һәрвакыт безнең белән булачагын әйтте. Берәр әйберне ташларга кушадыр дип, башта кызым Айлинә белән урын-җирләрен селкедек. Аннары улым Камил шалтыратып, бу сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә булуын, начар уйлардан арынырга кирәклеген әйтте. Икенче тапкыр төшемә болай керде: имеш, өйгә елмаеп кайтып керде дә, “мин бит шаярдым гына”, диде. Линар гел уен-көлке белән сөйләшергә ярата иде”, - диде Айгөл.
 
Ашка килгән кунаклар Линар турында матур хәтирәләре белән уртаклашты. “Линарның әнисе әле дә аның вафаты турында белми. Аның хәтере начар, башы начар эшли. Анда барган саен Линарны искә төшермәсә ярар иде дип куркам. Әгәр Линар турында сораса, аны командировкага китте дип әйтәчәкбез, шулай сөйләштек. Аны Линар белән Айгөл бик тәрбияләде. Линар һәрвакыт әнисенә ашарга илтә иде”, - диде Линарның әнисенең бертуган сеңлесе Зифа апа.
 
“Линар – бик акыллы, итагатьле кеше иде. Безгә бик яратып кайтып йөрде. Әгәр безне яратмаган булса, балаларын безгә кайтармаслар иде. Алар кечкенәдән бездә үсте. Соңгы кайтуында бик озаклап сөйләшеп утырдык. Бәлеш пешергән идем, аны бик яратып, мактап ашады. Укыган догалар Линарның рухына барып ирешсен иде”, - диде Айгөлның әнисенең икетуган апасы Исмегөл апа.
 
“Әти һәрвакыт безгә терәк булды, кирәкле киңәшләрен бирде. Ул безне бик нык яратты. Без дә аны яратабыз һәм яратачакбыз. Әти белән сөйләшеп утырган чакларны бик сагынырмын. Мәскәүдән кайткан саен мине каршы ала иде. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде. Безнең арадан китсә дә, әти безнең белән булачак”, - диде Камил Юсипов.
 
Айгөл көзләргә Линарның рухына багышлап концерт куярга теләвен әйтте. “Линар татар эстрасында санаулы җырларны гына яратты. Хәтта минем җырларның да барысын да тыңламый иде. Аның рухына багышланган концертта ул яраткан җырларны гына башкарырга телим. Аллаһы Тәгалә миңа көч бирсә, мин бу эшне башкарып чыгарга тиеш”, - диде ул.
 
Линар турында бик матур сүзләр, якты хәтирәләр яңгырады. Чынлап та, ул киң күңелле, гади, ихлас, тыйнак кеше иде. Аның кебекләр булса да, бик сирәктер. Урыны оҗмах түрендә булсын...
 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»