поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.07.2022 Милләт

Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале узды (ФОТО)

…Өстәлләрдә татар милли ризыклары: чәк-чәк, кош теле, җәймәсеннән көн яктысы күренерлек кыстыбый, кызыл эремчек, тәмле су һәм зур бәлеш. Шушы ямьле муллыкны талгын гына яңгыраган милли көй баета, күркәмләндерә. Ә мәҗлескә җыелган калфаклы ханым — туташлар һәм түбәтәйле иръегетләрнең эчке дулкынлануы йөзләренә үк чыккан. Милләттәшләр табындагы сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендә әзерләнгән аш-суны күреп әти – әниле туган авылын, яшел үләнле, балачаклы ишегалдын, үсмер чагын һәм яшьлекләрен хәтерләде, булса кирәк.

Санкт- Петербургның тыныч бер почмагында Нева районының Обухов Оборонасы урамында урнашкан «Фабрика» ресторанына милләттәшләр юкка гына җыелмады. Төньяк башкалада яшәүче татарлар күренекле ашчы, кулинария буенча күп китаплар авторы, легендар пешекче Юныс Әхмәтҗановның 95 яшьлек юбилеен билгеләргә килде.

Бөтендөнья Татар Конгрессының 30 еллыгы һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгы кысаларында узган бу милли -мәдәни чара бик матур һәм тәмле узды.

Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчесе Шамил Шәяхмәтов) белән Санкт-Петербург татар хатын — кызлары «Ак калфак — Нева» (рәисе Фирая Рәшитова) иҗтимагый берлеге оештырды. Милли ризыклы, аш-сулы кичәгә татар иҗтимыгый оешмалары активистлары, ветераннар һәм яшьләр чакырылган иде.

Юныс Әхмәтҗанов хезмәт юлын Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлагач, 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. Милли кулинарияне тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буйлап йөреп рецептлар җыя, үзе дә яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим итә. Шул рәвешле «Татар ашлары йорты» барлыкка килә.

Әхмәтҗанов озак еллар дәвамында «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар була.

1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куелган милли ризыклары, кулинар аш – сулары ил күләмендә югары бәяләнә, алтын медаль белән бүләкләнә.

Ул шәхсән генсеклар һәм беренче секретарьлар өчен әзерләде, ә аның рецепты буенча ашларны Париж мэры Анн Идальго рәхәтләнеп ашады, дип яза ачык мәгълүмат чыганагы.

Петербург татарлары җыелган “Фабрика” рестораны хуҗаларына килгәндә, Илсөя һәм Андрей Кузнецовлар алар. Илсөя Ырынбурның Абдуллино районыннан. Чын татар гаиләсендә туып – үскән. Шунлыктан татар телен, халкыбыз гореф-гадәтләрен яхшы белә. Язучы Сәгыйть Агыйшь нәселеннән икән. Тату гаилә өч кыз үстерә. Ире Андрей татар халык ризыкларын бик ярата һәм гореф-гадәтләребезне ихтирам итә.

Юныс Әхмәтҗановка багышланган кичә барышында легендар пешекче – кулинар турында эчтәлекле видеоязма күрсәтелде.

Безнең халык Юныс Әхмәтҗанов кебек тарихка кергән легендар шәхесләре белән көчле бит ул.

Санкт-Петербург татар рәссамнарының “Фабрика” рестораны стеналарына куелган эшләре матур кичәне тагын да ямьләндерде.

…Кош телен токмачлы шулпа, токмачлы шулпаны бәлеш, бәлешне халык җырлары, халык җырларын дәртле биюләр, дәртле биюләрне, кыстыбый, кыстыбыйны ихлас чыгышлар алыштырды.

Мин махсус бер исем-фамилияне дә атамадым. Чөнки анда катнашкан һәркем милләтпәрвар иде, татар милләтеннән булмаган пешекчеләрнең дә хезмәте йөрәктән чыккан ихлас рәхмәткә лаек иде.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 08.07.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»