поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.07.2022 Авыл

"Үлгән кортлар көрәк белән җыярлык иде"

Арча районы Шекә авылында яшәүче Нурулла Закиров хуҗалыгында күпләп умарта кортлары үлгән. Алар мондый проблемага узган ел да юлыккан иде.

Нурулла абый умартачылык белән 20 ел шөгыльләнә. Кортларының соңгы елларда күпләп үлүенә әле дә ышанмый. Гаеплеләрне ачыкламауларына борчыла.
 
— Былтыр да, быел да бу хәл 22 июньдә булды. Кызым комиссия чакыртты. Акт төзер өчен, участок полициясе, кулланучылар күзәтчелеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ветеринария белгече, Арчаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе килде. Ә бездә эшләүче “Вамин” оешмасыннан килүче булмады, — дип сөйли Нурулла абый. — Комиссия үлгән кортларны экспертизага алды. Әлегә берни ачыкламадылар. Тикшертү өчен, Мәскәүгә җибәрергә уйладык. Үзең тотынсаң, бик чыгымлы. Бер төрле анализ өчен генә дә 25 мең сум түләргә кирәк.
 
Былтыр хуҗалыкта 36 оя булган. Быел — 32. Үлгәннәрен кортлар оядан үзләре чыгарып ташлый икән.
 
— Алар “өй”ләрен чиста тота. Узган ел оялары янында үлгән кортлар көрәк белән җыеп алырлык иде. Күңел әрни. Быел да бик күп, — дип дәвам итте Нурулла абый. — Былтыр люцернаны агулагач, эшче кортлар үлеп бетте. Яңа туган кортлар гына калып, көзгә хәтле бераз уңайланып, кыш чыкканнар иде. Быел тагын шул хәл: рапсны агулагач, үлә башладылар. “Вамин” оешмасы, әлбәттә, гаепне танымый. Былтыр берничек исбатлый алмадык. Лабораториядә бер төрле агуга гына тикшерәләр. Мәскәүдәге лаборатория, 200 төрле пестицидтан тикшерәбез, дип ышандыра. Шуңа алар белән эшләп карарга уйладык. 2018-2020 — өч ел буе бал алып булмады. Былтыр әллә ничә елга бер килә торган баллы ел иде. Язгы балны “магазин” тутырып җыючылары булды. Өч еллык чыгымны каплый, дип көтә идем. Бал җыярга йөргән бөтен эшче кортлар үлеп бетте. Узган елларда бераз ширбәт ашатып була иде әле. Хәзер аның да бәясе артты. Моңа мөмкинлегем дә, акчам да юк. Исәннәрен дә саклап кала алмам инде, үлеп бетәрләр... Алар көчсез.
 
Шекә авылында күпләп умарта тотучы тагын бер-ике гаилә бар икән. Нурулла абый әйтүенчә, аларда да кортлар үлү күзәтелгән.
— Берсенең бакча башында гына рапс чәчәк атып утыра. Аларда да, башкасында да кортлар үлә. Тик бик сиздермиләр. Мин генә дөреслек эзләп, “тавышланып” йөрим, — ди Нурулла абый. — Узган ел, кортлары авыру дип, үземне гаепле калдырдылар. Быел Арчада лабораториядә тикшерделәр. Кортларымда авыру юклыгы ачыкланды. Чирле булса, алар үрчеми, бал җыя алмый. Гел күзәтәм, Себер якларында прокуратура мондый хәлне үзе тикшереп, агрофирмаларга штраф сала. Бездә тикшерү комитеты, берни эшләтә алмыйбыз, дип җавап тота. Болай дәвам итсә, алга таба умарталыгым тулысынча бетәчәк. Аны яңадан торгызу хәлемнән килмәячәк. Кызганыч...
 
“Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин умартачыларны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән даими элемтәдә булып, үзара киңәшләшеп эшләргә чакыра. Шул очракта күп проблемадан качып булыр иде, дип белдерә.
 
— Бу көннәрдә агулануның иң куркыныч чоры бара. Культуралар чәчәктә утыра. Умартачыларга бик игътибарлы булырга кирәк, — ди Шәүкәт Хәйруллин. — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен: “Агуламагыз, законнарны саклап эш итегез”, — дип әйтелә. Киңәш бирә алалар, әмма мәҗбүр итү юк. Совет чорында команда бирелсә, үтәлә иде. Хәзер ирекле эш итәләр, җирләрнең хуҗасы бар. Алар үзе сайлый. Күзәтчелек органнары контрольдә тотарга тиеш. Рапс кына түгел, бодайны да агулыйлар. Арасында чәчәк аткан чүп үләннәре җитәрлек, кортлар шунда агулана. Басу кырыйларында күп чүп үсә, анда да агу эләгә. Умартачы үз тирәсендә нинди басу булуын, анда ниләр үсүен, нәрсә эшләнүен белеп торырга тиеш. Кайбер авылларда умартачы белән агроном алдан үзара хәбәрләшеп эшли. Оешмалар агулау турында расланган формада алдан хәбәр итәргә тиеш. Аның формасын төркемнәргә җибәрдек, таләп тә итәбез. Закировлар очрагында, рапсны агулаячаклары турында Ватсап төркемендә гади формада юллаганнар. Ярый әле шулай булса да хәбәр иткәннәр. “Агуларга чыгабыз”, — дип кенә язсалар да, умартачы селкенә башлар иде. Кайбер агрофирма, оешмалар бу хакта бөтенләй язмый. Күрәләтә закон бозалар. Әгәр кортлар күпләп үлә башлый икән, яшереп калмаска, сәбәбен ачыкларга тырышырга кирәк. Проблеманы күрүгә, 911 (112) ашыгыч ярдәм номерын җыярга була. Тиешле органнардан тиз арада килеп рәсмиләштерәләр. Авылда фермерлар алны-ялны белми ел әйләнәсе тир түгә, әмма хокукларын яклый белми, артыннан йөрергә вакыты да юк. Кайберләре сүз әйтүдән курка. Хокукларны таләп итәргә кирәк. Өйдә ятып, берәү дә булышмый. Җәмәгать оешмасы буларак, без акчага эшләмибез. Мөрәҗәгать итсәләр, нишләргә икәнен аңлатабыз, юлын күрсәтәбез.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 07.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»