|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2011 Җәмгыять
Мәктәптән соң... хезмәткәМәктәп тәмамлаучы егетләрнең баш авыртуы артырга мөмкин. Инде хәбәр иткәнебезчә, түрәләр язгы чакырылышны 1 сентябрьгә кадәр озайтырга тели. Болай була калса, көзгә чаклы 18 яшь тулганнарга аттестат белән бергә армиягә чакыру кәгазе килеп төшүе дә ихтимал. Кайберәүләр исә мәктәптә хокук фәнен ныклап өйрәнергә киңәш итә. Дәүләт Думасында яңа закон проектын тикшерәләр. Аның нигезендә язгы һәм көзге чакырылышка үзгәрешләр кертмәкчеләр. Әлегә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итсә, моннан ары ул 31 августка кадәр сузылырга мөмкин. Түрәләр әйтүенчә, чакырылыш планы елдан-ел арта. Аны үтәү исә авырлаша. Көзге чакырылыш исә бер айга кыскарыр дип көтелә. “Чебеш”ләрне 1 октябрьдән түгел, ә 1 ноябрьдән саный башламакчылар.
Әлеге үзгәрешләр чыгарылыш сыйныф укучыларының планнарын чәлперәмә китерәчәк. Хәтерләсәгез, узган ел генераль штаб җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов абитуриентларны кисәткән иде инде. Аның әйтүенчә, закон нигезендә абитуриентларга “отсрочка” бирелми. Шуңа күрә армиягә барырга теләмәүчеләргә тизрәк укырга керергә кирәк. Тик чакырылыш 1 сентябрьгә кадәр сузылгач, моны эшләү авырлашачак. Мәктәптән университетка барып җитәр өчен дә күпмедер вакыт кирәк бит. Егетләрне Мәгариф министрлыгы департаменты директоры Марина Лукашевич тынычландырган. Белем турындагы закон нигезендә 11 нче сыйныф укучысы тулы бер ел, ягъни бер көздән икенче көзгә кадәр укый булып исәпләнә икән. Ә мәктәп укучылары “отсрочка”га ия. Тик кайберәүләр моңа каршы чыккан. Югары уку йортына документлар тапшыру өчен укучылар мәктәптән киткән булып саналырга тиеш. Аттестатка бу хакта махсус мөһер дә сугыла. Хәрби комиссариатларга исә шул да җитә. |
Иң күп укылган
|