|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2022 Җәмгыять
Яшел Үзәндә 7 яшьлек малай һәм аның әнисе югалганЯшел Үзән шәһәрендә 34 яшьлек Лилия Сабирова һәм аның җиде яшьлек улы Рамирны эзлиләр. Аларны 5 көннән артык эзлиләр. Бу хакта “ЛизаАлерт” коткару-эзләү отрядының “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителгән. Югалган ананың билгеләре: буе – 165 см, ябык гәүдәле, саргылт чәчле, коңгырт күзле. Зәңгәр курткадан, зәңгәр джинсы һәм кара туфлидән булган.
Малайның билгеләре: буе – 110 см, ябык гәүдәле, коңгырт күзле.
Югалган кешеләрне күрүчеләр булса, 8 (960) 097-49-73 телефонына шалтырату сорала.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Түбән Камада берничә егетнең югалуы турында хәбәр ителгән иде. Аларны туганнары һәм волонтерлар эзли.
--- |
Иң күп укылган
|