поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.06.2022 Дин

Елның иң саваплы көннәре – Зөлхиҗәнең тәүге ун көне

Бүген - 30 июнь көнне елның иң саваплы көннәре башланды. 8 июль – киләсе җомга көне Гарәфә көне. 9 июль – Корбан гаете бәйрәме.

Бөек Раббыбызның олы бүләге – Үзенә якынаю, олы савапларга ирешү өчен аерым вакытлар билгеләде. Мөбәрәк Рамазан ае ураза тотып, Коръән хәтем кылып, изге гамәлләр эшләп ахирәт өчен зур әҗерләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Ә инде бу айның соңгы өлешендә яшерелгән Кадер кичәсе ихласлык һәм тәкъвалык ияләренә 83 ел да 4 ай буена гыйбадәт кылганның савапларына ишекләр ача.

Аллаһу Тәгалә иман әһелләренә гамәл-гыйбадәтләрдә олы дәрәҗәләргә ирешү өчен биргән тагын бер олуг бүләк – Зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көне. Бу көннәр хакында Коръән Кәримнең “Фәҗер” сүрәсендә Бөек Раббыбыз ант итеп әйтә. Һәм галимнәр әлеге айдагы ун көннең никадәр олуг булуы хакында бердәм фикергә килә. Дөресен әйтергә кирәк, Русия мөселманнары арасында әгегә кадәр бу көннәрнең олуглыгы хакында тиешенчә аңлату җитмәде. Бу хакта Казан шәһәренең Кабан күле артындагы мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин 25 июньдәге җомга вәгазендә бик тәфсилләп сөйләде. Әйе, безгә Зөлхиҗә аеның тәүге ун көнен тиешенчә олылау, бу бәрәкәтле көннәрне мөмкин кадәр файдалану, зур саваплар казанып калу өчен бергәләп аңлату эшләре алып барырга, изге Зөлхиҗә аен зурларга өйрәнергә кирәк. Чөнки бу көннәр – Раббыбыздан безнең өммәткә бирелгән олы мөмкинлек.

Аллаһка сөекле көннәр
 
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмхаҗ гамәлләре, корбан чалу хакында аятьләр иңгәннән соң бу гыйбадәтләрне үтәүгә зур игътибар бирде һәм моңа бөтен өммәтен өйрәтте. Һәм Зөлхиҗә аеның бәрәкәте, андагы гамәлләрнең олы саваплары хакында бик күп хәдисләр калдырды.
 
Зөлхиҗә аендагы тәүге ун көнендәге бәрәкәтләр хакында түбәндәге хәдистә “Аллаһу Тәгалә каршында кылынган изге гамәлләрнең иң сөеклесе - Зөлхиҗә аеның тәүге ун көнендә кылынган гамәлләр.
 
Моны тыңлаган сахәбәләрдән берсе:
 
Хәтта Аллаһ юлында җиһад кылудан да өстенрәкме? – дип сорый. Аллаһның илчесе (с.г.с.) шулай җавап бирә:
Хәтта җиһадтан да өстенрәк. Фәкать җиһад юлына бөтен малы белән чыгып киткән кеше генә өстенррәк була ала” (Бохари, Әбү Давыт, Тирмизи).
 
Нинди гамәлләр кылына?
 
Бу көннәрдә зикер-тәсбихлар, салаватлар әйтү, нәфел намазлары уку ,садака бирү, Коръән уку. Гомумән, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен бөтен гамәл-гыйбадәтләр, изгелекләр кылу олы савапларга сәбәп була. Зөлхиҗә елның уникенче ае булгач, еллык гамәлләрне күздән кичереп, кылган изгелекләр өчен шөкер әйтергә, гөнаһлар һәм хаталар өчен күп-күп тәүбә-истигъфарлар кылырга кирәк.
 
Хаҗга бармаган кешеләр бу ун көндә ураза тотарга тырыша. Тәүге тугыз көндәге ураза хакында Аллаһның илчесе болай диде: “...Бу көннәрдә тотылган һәрбер көн уразага бер ел ураза тотканның савабы языла”... (Тирмизи).
 
Тәүге тугыз көндәге уразаны тотканнан соң гает көнендә иртән ашамыйча гает намазына бару саваплы санала. Пәйгамбәребез бәйрәм намазыннан соң корбан чалганнан соң ризык җыйган. Болай эшләү сөннәт гамәл була.
 
Гарәфә көне уразасы
 
Төгызынчы Зөлхиҗә көнне миллионлаган хаҗилар Гарәфә мәйданына җыелып хаҗ гыйбадәтенең иң мөһим өлешен үти, кылган бөтен хаталары һәм гөнаһлары өчен тәүбәләр  кыла ,күп-күп догалар белән Аллаһу Тәгаләгә ялвара. Күп мөселманнар ихлас тәүбәсе, дөрес итеп кылынган хаҗ гамәлләре белән Раббыбызның гафу итүенә ирешә, хаҗдан яңа туган сабый шикелле гөнаһлардан арынып, пакьләнеп кайта.
 
Ә инде хаҗга бармаган мөселманнар яшәгән җирендә ураза тотып Аллаһу Тәгаләгә тәүбә-истигъфар кыла, үзенә, балаларына иман сорап Аллаһу Тәгаләгә ялвара. Бу көндә кылынган гыйбадәт һәм ураза ике елның: үткән һәм киләсе елның гөнаһлары гафу ителүгә сәбәп була. Һәммәбезгә бу көннең олы савапларына, Раббыбызның гафу итүенә ирешү насыйп булсын! Әәмиин.
 
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото:nur.tatar
 
 
 
 
 
 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 30.06.2022
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»