поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.06.2022 Мәдәният

Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Гүзәл Сәгыйтова Казанда милли мәгарифне үстерү, татар теле кулланышын киңәйтү буенча башкарылган эшләр һәм яңа проектлар турында чыгыш ясады. Чараның йомгаклау өлешендә сүз Минтимер Шәймиевкә бирелде. Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтованы мактап алды.
 
«Чибәр дә булып, хатын-кыз да булып, Казанда шундый эш алып баруы сокландыра. Илсур Рәисович (авт. - Казан мэры Метшин), каян таптыгыз мондый кешене? Башка җирдә эшләве җиңелрәк. Татарстаныбызда күптән яшибез, ә башкаланың бу эшләрне болай ук алып барганы юк иде әле», - диде Минтимер Шәймиев.
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының съездына Россиянең төрле төбәкләреннән мәгариф хезмәткәрләре килгән иде. Чарада татарның милли үзаңын күтәрү буенча төрле чыгышлар яңгырады. Чит төбәк вәкилләре дә сүз алып, урындагы вазгыять белән уртаклашты, дип яза Татар-информ.
 
«Милләтебезне саклау эшендә, бигрәк тә башка төбәкләр белән уртак тел табып эшләүнең нәтиҗәсе күренеп тора. Җиңел эш түгел. Ул җиңел була да алмый. Әгәр барыбыз бердәм булып, үзара аңлашып эшләсәк, күп нәрсәләргә ирешеп була. Бүгенге очрашу – бик матур күренеш, халкыбызның яшәргә теләве», - диде Минтимер Шәймиев.
 
Татарстанның беренче Президенты 1990нчы елларны искә алып, ул чорда булган вакыйгаларны күрергә язмасын дигән теләктә калды. «Татар конгрессын булдыру, дин әһелләрен берләштерү, гомумән, халыкны берләштерү катлаулы елларны җиңеп чыгарга ярдәм итте», - диде Минтимер Шәймиев.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.06.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»