поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.06.2022 Җәмгыять

«Алтын Каләм», кайнар сәлам!

«Алтын Каләм», кайнар сәлам! Зарыгып, зур түземсезлек белән көтеп алган "Алтын Каләм" фестивале янәдән старт алды һәм күз ачып ачып йомганчы ахырына да якынлашты. Ул елдагыча үзендә Россиянең һәр төбәгеннән килгән иң текә журналистларны очраштырды. Бу елны фестиваль ничек узды, кем гран-прига ия булды? Әйдәгез, белик!

Фестиваль дәвамында катнашучылар журналистиканың төрле өлкәләрендә көч сынаштылар: телевидение, басма матбугат, SMM, фотожурналистика, вёрстка, радио. Бу елгы фестивальнең үзенчәлеге булып, яңа пресс-секретарьләр төркеме җыйналды һәм алар арасында да урыннар билгеләнде. Мин үзем татар басма матбугаты номинациясендә катнаштым. Без 1 атна эчендә "Тигәнәк" исемле 3 гәҗит бастырып чыгардык. Баш мөхәррир ролендә дә булып карадым!

"Алтын Каләм"дә булачак яшь журналистлар үзләрен профессиональ яктан сыныйлар. Булган белемнәрен тирәнәйтеп, күп яңалык җыеп кайталар. Һәм фестиваль дәвамында иң төп приз - КФУда журналистика факультетында уку мөмкинлеген бирүче гран-при өчен көрәшәр.

Фестивальдә беренче катнашуым булгач, "Каләм"нең эчке дөньясы белән әле таныш түгел идем. Һәм инде берничә ел рәттән катнашучыларның: "Анда йокы турында оныт"- дигәннәрен көлке итеп кабул итә идем. Бер дә көлке булмаган икән ул. Эш дөрестән дә, шуның кадәр тыгыз, тәүлегенә 3 сәгать йокы эләксә - бәхет.

Фестивальнең программасы да үзенчәлекле булды. Катнашучыларга "ТатарКино" дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтовадан остахәнәләр тәкъдим ителде. Һәрдаим очрашулар булып торды. Безгә Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Россия дәүләт думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән әңгәмә корырга насыйп булды.

Башка еллар белән чагыштырганда, бу елны катнашучылар арасында конкуренция аеруча көчле иде. Жюри әгъзалары сүзләренчә дә, урын билгеләү бик кыен булган. Әмма гран-при ияләре билгеле! Алар: татар басма матбугатыннан Гөлназ Әүхәдиева һәм рус басма матбугатыннан Софья Волостнова.

"Алтын Каләм" - журналистика синекеме, юкмы икәнен билгеләү өчен, шул өлкәдә үзеңне сынап карау һәм белемнәреңне үстерү өчен – менә дигән мөмкинлек. Син дә читтә калма! 

Чыганак


---
Татаркино
№ --- | 29.06.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»