поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2022 Җәмгыять

4 мең гаилә көткән яңалык: социаль ипотека программасында катнашучылар да ана капиталын куллана алачак

Социаль ипотека программасында катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеген кайтардылар. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган карарны Татарстанда яшәүче 4 мең гаилә көткән.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сүзләренчә, ана капиталын балалары өч яшькә җиткән гаиләләр куллана ала.
 
– Проблемалы, авыр сорау иде бу. Аны хәл итү өчен шактый көрәшергә туры килде. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканың Төзелеш министрлыгы һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу эштә алар активлык күрсәтте һәм үзара килешеп эшләвебез нәтиҗәсендә социаль ипотека программасында катнашучылар ана капиталы акчасын янәдән куллана алачак, – дип белдерде ул матбугат очрашуында.
 
Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен дәүләт торак фондның вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза тапшырылганнан соң, фонд хезмәткәрләре документларны әзерли. Билгеле бер вакыттан соң кабат килеп, инде әзер документны аласы һәм шуны Пенсия фондына илтеп тапшырасы була. Ана капиталын якынча өч айга кадәр күчерәчәкләр. 
 
– Гражданнарны 15-20 июль көннәрендә кабул итә башларбыз дип торабыз, бу хакта социаль челтәрләрдә һәм шәхси кабинетта игълан итәчәкбез, – диде спикер.
 
Ана капиталын кулланучыларның 80 проценттан артыгы аны торак шартларын яхшыртуга тота. Бу хакта журналистларга Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең түләүләр һәм социаль түләүләр идарәсе башлыгы Ирек Хәбибуллин хәбәр итте. 
 
– Ана капиталын файдалану өчен халыктан өстәмә белешмәләр җыю таләп ителмәячәк. Гариза тапшырылганнан соң, акчалар “Строим будущее” торак кооперативына кимендә ун көн эчендә барып җитәчәк. Белешмәләр өчен Пенсия фондының 8 800 600 00 00 телефон номерына шалтыра аласыз, – диде ул.
 
Белгәнегезчә, социаль ипотека программасы белән торак алган гаиләләргә республика тарафыннан һәр бала өчен 200 мең сум дәүләт ярдәме бирелә. Бу ярдәм күләме унбиш ел элек тә шулай иде. Киләчәктә бу сумманың күләме артмасмы дигән сорауга Булат Гыйльманов, әлегә андый мөмкинлек юк, дип белдерде. 
 
– Бюджет кагыйдәләре белән бәйле ул. Аның үз лимиты бар. Без бу сорауны бер-ике тапкыр күтәреп тә чыккан идек. Әлегә шул күләме генә кала. Бездән тора торган мәсьәлә түгел, – диде торак фонды башкарма директоры урынбасары. 
 
Социаль ипотека программасында катнашкан 19 мең гаилә ана капиталын файдаланган. Бу 7,5 миллиард сум дигән сүз.   
 
Исегезгә төшерәбез, Россия Хөкүмәте карары үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2021 ел башында ана капиталы акчаларын социаль ипотека килешүләренә күчерү туктатылды. Үзгәреш йорт салынган җир кишәрлеге торак кооперативының милке булырга тиешлеген күздә тота иде.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»