|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда бер йортта газ шартлаган (ФОТО)Чаллыда бүген, 29 июньдә, бер йорт фатирында газ шартлаган. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ГЭС бистәсенең 4/5А йортында 8 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган. Шартлаудан соң фатирга зыян килгән. Бетон кисәкләре, пыяла чәчелгән. Фатир хуҗасы-36 яшьлек ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар. Күршеләре хәбәр иткәнчә, узган ел аның әнисе коронавирустан вафат булган. Шул вакыттан бирле ир үзе генә яшәгән.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Калган фатирлар зыян күрмәгән.
Фото: Антон Катушенок, Челнинские известия
--- |
Иң күп укылган
|