поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.06.2022 Мәдәният

Кариев театры 34нче сезонына НӘТИҖӘЛӘР ясады

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 34нче театраль сезонын тәмамлады. Ул нәрсәләр белән истә калды? Узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк:

- 34 нче сезонда  11 премьера тәкъдим ителде: «Бәхетле көнем», «Сөннәтче бабай», «Камыр батыр», «Арыну», «Алтынч[ае]ч», « Матур City», «100 Тукай», «Хәтер елгасы», «Тимур һәм комета», «Сәяхәтче курчаклар», «Йосыф».

- 10 проектны гамәлгә ашырылган: IV «TAMGA» режиссерлар лабораториясе, XIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы, Алексей Житковский җитәкчелегендә бер әкият драматургия лабораториясе, XII «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», «Театр: ачыктан-ачык» , Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII регионара фестиваль-конкурсы кысаларында үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе, Instagramда онлайн проектлар;

- 5 фестивальдә катнашкан: «Федерация» III Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале (Казан), IV Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Халыкара балалар спектакльләре фестиваленең «ЭХО БДФ» программасы (Архангельск).

Илсур Казакбаев куелышындагы «Озын-озак балачак» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2020-2021 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде.

Мәскәү Губерна театрында IV Халыкара балалар спектакльләре фестивале кысаларында уйналган «Мио, минем Мио!» спектакле фестивальнең оештыру комитеты бүләгенә лаек булды. Режиссёры – Екатерина Гороховская.

«Камыр батыр» – «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм татар театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина бүләкләнде.

ТР Президенты Указы белән театр артисты Альбина Гайзуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.

Нуриәхмәт Сафин Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булды.

Театр фотографы Рәмис Нәҗмиев Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты булды.


---
Кариев театры
№ --- | 28.06.2022
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»