поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
26.06.2022 Язмыш

82 яшьлек Рәхимулла бабай Хәмидуллин: «Акыллы хатын эзлим. Йортымны аңа калдырыр идем»

Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Рәхимулла бабай Хәмидуллин ике ел элек ялгыз калган – тормыш иптәше Шәмсенур бакыйлыкка күчкән. Шуннан бирле көне – көн, төне төн түгел икән. «Һәр иртәм ялгызлыктан башлана. Күңелсез картлыгымны ямьләндереп җибәрердәй, тәүфыйклы, акыллы хатын эзлим. Эчмим, тартмыйм, холкым әйбәт. Бала-чагабыз булмады. Әгәр мине хөрмәт итеп яшәсә, йортымны да аңа калдырыр идем», – ди ялгызлыктан туйган бабай.

Рәхимулла абыйның тормыш юлы әллә ни бормалы түгел. Шушы авылда туган, шунда үскән. Колхозда гомер буе тракторчы, механизатор булып эшләгән. Хатыны Шәмсенур апа белән авылның үрнәк гаиләсе булып, тату тормыш кичергәннәр. Әйтүенчә, беркайчан да ызгышып, сүзгә килеп яшәмәгәннәр. Хәзер менә шундый тыныч, чөкердәшеп яшәгән тормышын сагына. Күпкә өметләнми, яшьләргә кызыкмый. Үзеннән берничә яшькә кечерәк булса да бик яхшы. Тик бабайны санлый торган булсын.
 
Тугызынчы дистәне вакласа да, Рәхимулла абый яшь күренә. Елмаю йөзенә сөйкемлелек өсти. Сәламәтлегенә шөкер итә. Ялгызлык йөрәген кимереп торса да, ихтыяр көче нык. Тормышын ничек тә булса ямьләндерергә тырыша. Яз-җәй көннәрендә бакчада казына: җирен казый, чүбен утый, яшелчә-җимешен утырта. Балалары булмагач, үзенә тырышасы. Дөрес, социаль хезмәткәр Гөлназ Каюмова хәлен белешеп, ярдәм итеп тора.
 
– Әйбәт бабай. Эшкә барган саен: «Әйдә, кызым, йортны сиңа калдырам, васыятьнамә язам», – дип әйтә иде. Мин алай кеше малына кызыкмыйм. Кирәкми, дип баш тарттым. Бабайны берәр яхшы хатынга өйләндерәсе иде. Чисталык ярата, өен тәртиптә тота. Уен-көлкене дә аңлый, – ди Гөлназ.
 
Хәмидуллиннар гаиләдә җиде туган булган. Бүген алтысы да исән-сау. Тик күбесенең тормыш иптәшләре вафат икән. Кызганыч, лаеклы ялның рәхәтен күрергә өлгермәгәннәр.
 
– Авылда яшәүче апам да ялгыз. Энекәшем Галимҗанның да тормышы китек: иңгә иң куеп яшәүче пары юк. Аңа да берәр яхшы хатын табасы иде. Үзем ялгызлыктан җәфа чиккәч, аның ниләр кичергәнен яхшы аңлыйм. Бер-беребезнең хәлен белешеп торабыз. Әмма яныңда якын кешең булмагач, бик читен. Ялгыз картлык бик бәхетсез икән ул. Хатын-кыз булмагач, өйнең нуры кача, – ди бабакай.
 
Ямансулап утырып кына тормыш бармый. Рәхимулла бабай быел чебиләр сатып алган. «Хет тавышларын ишетеп торырмын, көнне уздыру өчен эш булыр», – ди. Хәзер инде ашарга да үзенә пешерәсе. Аш-суны оста әзерли икән. Керне дә машинада тиз генә юдыртып ала.
 
Картлар әйтмешли, мирдән аерылган кеше түгел ул. Телевизорын да карый, радиосын да тыңлый. Ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар. Кирәк икән, сәясәт турында  сүз куерта ала. Дини кануннар буенча яши. Рәхимулла бабай белән яшәү күңелсез булмас, кыскасы.
 
– Тигез, парлы тормышның кадерен белегез. Мин ялгызлыкның авыр икәнен үз башыма төшкәч кенә аңладым. Эчкән чәемнең дә тәме юк. Башкасын әйтеп тә тормыйм. Үз насыйбымны очратырга язсын, – ди Рәхимулла бабай.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»