|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Җәмгыять
"Мине иң бәхетле иткән вакыйга": Марат Кәбиров бабай булган (ВИДЕО)Татар язучысы, күпсанлы китаплар авторы Марат Кәбиров бабай булган. Күңелле яңалыгы белән ул үзе уртаклаша. "Бу көн иң бәхетле көннәремнең берсе булды. Мине иң бәхетле иткән вакыйга: улымның кызы туды. Мин законный бабай булдым. Бәхетле бала, бәхетле гаилә булсын. Һәр бала үз бәхете белән тусын, үзләре дә илнең бәхетенә әйләнсеннәр. Аларның бәхетен беркем дә урламасын, беркем дә тартып алмасын. Бабай буларак, чын күңелемнән теләк телим: һәрберебезнең балалары, оныклары бәхетле булсын, шул вакытта үзебез дә бәхетле булырбыз" - ди Марат Кәбиров.
--- |
Иң күп укылган
|