поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
24.06.2022 Мәдәният

Тинчурин театры «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы белән театраль сезонны яба (ФОТО)

«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак.

«Умай» лабораториясенең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана.

«Умай» лабораториясе Татарстан Республикасында беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдыра.

«Умай» – татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Опера лабораториясе Татарстан Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе кысаларында оешты һәм мәдәни, тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк тәңгәллеген яклауга юнәлдерелде.
Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

«Умай» опера лабораториясенең кураторы, Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, операның исеме татар традицияләре, моң һәм хатын-кызны чагылдырган «яулык», «шәл» белән бәйләнгән.

«Операның өч өлешендә дә хатын-кыз темасы тора. Мисал өчен, өченче бүлек мәгариф, мәктәп системасына, традицияләрне саклауга багышланган. Чөнки безне бишектән алып ана – хатын-кыз тәрбияли. Башлангыч сыйныфларда да хатын-кыз укытучылар укыта. Гомумән, кешене 10 яшенә күпчелек очракта хатын-кызлар формалаштыра һәм олы юлга чыгара. Кыскасы, операның һәр бүлегендә хатын-кызга зур урын бирелә һәм алар төрле ситуацияләрдә күрсәтелеп, кыенлыкларны җиңеп чыгулары тасфирлана», - дип саный Туфан Имаметдинов.

Операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм композиторлар – хатын-кызлар. Көйләрне композиторлар Алсу Сөнгатуллина, Алинә Кәримова, Анастасия Костюкова язды. Операның режиссерлары исә ир-егетләр – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов. «Ал яулык, зәңгәр шәл»нең музыка җитәкчесе һәм дирижер – Ильяс Камал, хормейстер – Алия Хәмзина, концертмейстер – Ләйлә Хәсәнова, хореограф – Марсель Нуриев.

«Ал яулык, зәңгәр шәл» операсының өченче өлеше курку, бигрәк тә, фикер йөртүгә комаучалаган һәм мәктәп системасы белән сеңдерелгән курку турында, дип белдерде режиссерларның берсе Илнур Гарифуллин.

«Хәзер күп мәктәп укучылары белән аралашканда бер әйбер күренә: мәктәп укучылары фикер йөртүдән һәм ялгышудан курка. Чөнки алар уйларга курка. Нишләп? Куркудан! Ни өчен ялгышудан куркалар? Куркудан! Моның сәбәпләрен беркем белми. Без боларның барысын да хатын-кыз геройлар аркылы күрсәтәбез», - дип сөйләде Илнур Гарифуллин.

Операда катнашкан барлык актерлар – Тинчурин театрының артистлары. Татарстанныж халык артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанныж атказанган артистлар Лилия Мәхмүтова белән Ренат Шәмсетдинов, Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров һәм Венера Низамова. Күпчелеге профессиональ музыкаль белем алган (шул исәптән Казан консерваториясендә) белгечләр буларак, аларга музыкаль әсәрләрдә уйнау мөмкинлеге бирә.

Билетларны Тинчурин театры сайтыннан да сатып алырга мөмкин.


---
Тинчурин театры
№ --- | 24.06.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»