|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2022 Криминал
Казанда сөеклесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган ир-атны тоткарлаганнар
Казан кибетләренең берсендә эшләгән хатын-кызны аның белән якын мөнәсәбәтләрдә торган ир-ат чәнчеп үтермәкче булган. Ир-атны тоткарлаганнар. «Татар-информ»га бу турыда хокук сакчыларыннан мәгълүм булды. Агентлык җинаятьчене тоткарлау турында өстәмә мәгълүмат туплый. Элегрәк «Татар-информ» Казанда сөеклесен пычак белән кадаган ир-атны эзләүләре турында хәбәр иткән иде. Хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр һәм операция ясаганнар, ул исән калган. Билгеле булганча, ир моңа кадәр хөкем ителгән, һәм элек тә хатын-кызны кыйный торган булган.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|