|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2022 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юаҖырчы Дилә Нигъмәтуллина һәр көн саен ире Илсурның аякларын юуы турында сөйләгән. Тормыш иптәшен туган көне белән котлап, җырчы болай дип уртаклаша: «Сиңа бүген - 43!
Синең искиткеч эшең бар. Дөрес, син аңа кайвакыт баш-аягың белән кереп чумасың, ләкин син эшләргә яратасың һәм башкача яши белмисең.
Синең ярдәмгә килергә әзер торган, һәрвакыт шат, искиткеч дусларың бар.
Сине яратучы һәм хөрмәт итүче искиткеч туганнарың бар.
Синең уңышларың белән горурланырлык искиткеч балаларың бар.
Синең шундый ул тәрбияләп үстерү өчен барлык көчен куйган искиткеч әти-әниең бар.
Һәм ахыр чиктә, сиңа көн саен аяк ванналары һәм табаныңа массаж ясаучы искиткеч хатының бар. (Соңгысы турында мин азрак арттырдым, әлбәттә. Бүген бит синең көнең. Шушы видеоны карап булса да, үзеңне патша итеп хис ит).
Мин сиңа бары тик бер генә теләк телим - үзеңне сакла.
Мин сине бик яратам. Барлык хыялларың чынга ашсын!
Туган көнең белән, җаным», - ди Дилә.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|