|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2022 Криминал
Чаллыда кечкенә баланы руль артына утырткан йөртүчене штрафка тарттыларЧаллыда яшәүчеләр юлдан бара торган автомобиль белән кечкенә бала идарә итүен күреп алган – бала машина йөртүчесенең утыргычына басып бара, педальгә әтисе баса, транспорт югары тизлек белән хәрәкәт итә. Мондый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты, дип яза Татар-информ. Прокуратура бу хәлдән соң ук тикшерү башлаган. Машинаның йөртүчесен ачыклаганнар: ул – Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат. Аны автомобильдә кешеләр утыртып йөртү һәм иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|