поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.06.2022 Язмыш

Кыйммәткә төшкән шаяру: чәчләр үрә торырлык вакыйга

Питрәч райпосының Шәле сельпосында шофер булып эш­ләгән чагымда берничә тапкыр авылдашым Җамалетдин абый Сәләхиевның бакчасында үстергән бәрәңгесен башка­лабыз базарларына алып барырга туры килгәләде.

Инде өлкән яшьтә булса да, җор, гел шат күңелле олпат гәүдәле шушы абыйның Казанга барганда үзе белән булган, чәчләр үрә торырлык бер шомлы вакыйга турында сөйләгәнен тыңлагач, кү­ңелем нечкәрде, йө­рәгем сыкранды. Арт­та инде еракта калган елларның берсендә була бу хәл.
 
— Ул елны өй артындагы һәм кыр бакчабыздагы бәрәңгебез бик уңды, шаккатмалы булды, — дип сөйләп китте ул. — Ике зур базыбыз да бә­рәң­ге белән шыплап тулды. Үзебездән артканы белән Казанга йөри башладым. Шулай бер баруымда бә­рәңге капчыклары өстенә утырып тамакка капкалап утырган чагымда яныма күн пәлтә, зәңгәр гәләфи, хром итекләр кигән фуражкалы 40-45 тирәсендәге бер ир килеп басты.
 
«Авылда хәлләр ничек, ниләр кырып ятасыз анда?» — дип сорады бу. «Нишләсеннәр инде анда, бар җирдәге кебек без­дә дә тереләрне изәләр, үлгәннәрне күмәләр», — дидем.
 
Җамалетдин абыйның бу үзенчә, шәле­ләрчә шаяртуы аңа бик кыйммәткә төшә. Бу кеше авыл тормы­шын каралтып, мыс­кыллап күрсәтә дип базардан туры төрмә­гә алып китәләр үзен.
 
— Ун елга хөкем ит­теләр. Минутына, секундына кадәр тө­гәллек белән утыртып чыгардылар. Миллионлаган ватандаш­ларның үзәк бәгырь­лә­ренә үткән, җелек­лә­рен суырган, җә­һән­нәм астындагы Колыма якларын урап кайттым, мин, Мансур. Аның шунысы үкенечле булды: бернинди дә җинаять кылмаган килеш, бер авыз шаяртып әйткән сүз өчен 10 ел тоткынлыкта утыр әле син. Күрәчәгем булгандыр инде. Кырыс режимлы ул котчыкмалы колониядән исән-сау килеш туган авылыма әйләнеп кайта ал­ганыма әле бүген дә куанып, шатланып яшим. Моның өчен Ходаема чик­сез рәхмәтлемен.
 
— Ә теге сатылмый калган бәрәңгене нишләттеләр икән? — дип сорадым Җамалетдин абзыйдан.
 
— Кем белгән инде аны, барысы би­шәр чиләк бәрәңге салынган сигез капчык иде ул. Кулга алганчы яртысын сатарга өл­гергән идем, калганын ятимнәр ашханәсенә атлы арба белән алып китәселәр иде. Соңга калдылар шул, килеп җитә алмадылар. Сөйләшенгән ат ун-унбиш минут алдан килгән булса да теге «күн пәл­тәле» белән очрашмый идем бит. Ваклап сатып бетерә алу мөмкинлегем дә зур иде, ягъни Ходай каргаган явыз адәм белән бәйләнешкә кермичә ге­нә, вакытыннан алда сатып бетереп, авылга кайтып китә ала идем. Бәрәңге сорап аптыратучыларга: «Ятим балалар ашханәсенә ышандырдым, вәгъ­дәмне боза алмыйм, менә хәзер килеп җитәчәкләр, — дидем. Әнә шундый итеп «кү­рәчәккә үзең барып керәсең ул» дигәннәре дөрес булып чык­ты. Ул калган бә­рәңге, шәт базарда торып калмагандыр, хуҗа табылгандыр аңа. Менә шундый хәлләр белән очраштым, Мансур энем. Сөйләсәң — сүз, сөй­лә­мәсәң — түз. Бер дә юктан гына әнә шундый фаҗигале язмшка ду­чар ителгән Җамаледин абый, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җорлыгын картаеп, үлем түшәгенә егылганчы ташламады, гел уен-көлке сөй­ләшеп яшәде. Бер­нинди зинданнар да аның рухын сындыра ал­маган.
Мансур ВӘЛИЕВ. Питрәч районы, Шәле авылы
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.06.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»