|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2022 Шоу-бизнес
Рамил Шәрәпов Сабан туенда бушлай чыгыш ясаганТанылган алып баручы, юмор остасы Шәрәпҗан, ягъни Рамил Шәрәпов, күп кенә артистлардан аермалы буларак, быел Сабан туенда бушлай чыгыш ясаган. Кайда, ничек - бу хакта Рамилнең үзеннән сораштык. “11 июнь көнне бер Сабан туенда чыгыш ясаганнан соң, кичке банкетка кадәр буш вакытым бар иде. Казаннан ерак булмаган берәр авыл Сабан туена барып, халыкны шатландырырга иде дип теләдем. Артистлар чакырырга мөмкинлеге булмаган авыллар күп бит ул. Шушы ниятемне социаль челтәргә язып элдем.
“Кайсыгыз кунакка күбрәк чакыра, шунда барам”, - дидем. Иң күп язучылар Арча районы Айван авылыннан булды. Директ та чакыру белән тулды. Бу авылның Казаннан ничә чакрым булуын интернеттан карадым да, машинага хатыным Земфира белән кызым Линараны утыртып, Айванга юл тоттык.
Авыл халкы анда барасымны белмәде, килүем алар өчен сюрприз булды. Без килгәндә, Сабан туе бара иде инде. Бәйрәмне үз көчләре белән оештырганнар. Мин 3-4 җырымны башкардым, уеннарда катнаштым. Күңелем кушканча эшләдем һәм бу авылдан зур ләззәт алып кайттым, халык та бик шатланды”, - диде сөйләде Рамил.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|