|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2022 Җәмгыять
Россия Президенты кешене уттан коткарган өчен Рамил Фәрдиевне бүләкләдеЧаллы янгынга каршы хезмәт отрядының Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Рәис улы Фәрдиев Россия Президенты указы белән янгыннан кешене коткарган өчен дәүләт бүләгенә – «Янгын вакытында күрсәткән батырлыгы өчен» медаленә лаек булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Барысы да узган елның 1 июнендә булган: көндез 101 янгын сагы номерына Биклән авылының Мәскәү урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга санаулы минутлар эчендә Рамил Фәрдиев җитәкчелегендә «Биклән» аерым пост бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән, дип яза Татар-информ.
Ялкын телләре өйнең түбәсен һәм аңа терәтеп салынган гаражны ялмап алган. Йорт һәм гараж эче төтен белән тулган. Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә хуҗабикәнең өйдә булуы хакында әйткән.
Рамил Фәрдиев, тормышын куркыныч астына куеп, дөрләп янган өй эченә кереп киткән һәм аңсыз хәлдәге хуҗабикәне алып чыккан, аңа табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәткән.
«Мондый зур бүләккә лаек булуым белән горурланам. Янгында исә һәр секунд кадерле, ә безнең авыл тирәсендә – тимер юл аркылы чыга торган урыннар. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм тоткарланырга да мөмкин иде. Мин бу авылда яшим, барысын да беләм. Дөресен әйтәм, артык уйлап та тормадым – хатын-кызны коткарырга кирәк иде», – диде Рамил Фәрдиев.
--- |
Иң күп укылган
|