поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.06.2022 Мәдәният

XIV Театр Сабантуе Минзәләдә үтәчәк (ВИДЕО)

18 июньдә, 11:00 сәгатьтә, Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырыла. Бәйрәмдә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.

Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештыра.

Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары уздырыла.

Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол уены да кертелгән. Билгеле, ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә.

Актерлар Сабантуенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.

XIV Театраль Сабантуйның мәгълүмати партнерлары: «Татар-информ» информацион агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, ГТРК «Татарстан», «Татар радиосы», «Болгар», «Тәртип», «Күңел», «Китап» радиолары, Matbugat.ru сайты, «Реальное время» интернет газетасы, «Ватаным Татарстан», «Челнинские известия», «Комсомольская правда», «Известия Татарстана», «Казанские ведомости», «Көмеш кыңгырау», «Мензеля», «Минзәлә», «Татарлар», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Акчарлак», «Ирек мәйданы» газетлары һәм «Сәхнә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары.

Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү, дип хәбәр итә К.Тинчурин театры матбугат үзәге.

 

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 03.06.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»