|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда 10 яшьлек бала югалган10 яшьлек Антон Юнусов, кичә әнисе белән урамга чыккан җирдән, 47/21 йорты каршындагы "Театральная" тукталышыннан киткән. Үзе белән самокаты да булган. Хәзерге вакытка кадәр ул өенә кайтмаган. "Элек баланың беркайчан да киткәне булмады", - ди әнисе. Шулай ук ул аның трамвайда йөрергә яратуы турында да әйтә.
Бала кыяфәткә 9-10 яшьлек, буе – 152 см, ябык гәүдәле, күзләре яшел, кыска җирән чәчле. Өстенә ак майка, куе зәңгәр шортик, яшел носки, аягына кара сандали кигән. Үзе белән кәрәзле телефоны юк.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны: 8 927 434-77-88 и 8 927 412-69-99 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Шушы минутларда баланың исән-сау килеш табылуы хакында хәбәр иттеләр.
Зөһрә ВӘЛИТОВА |
Иң күп укылган
|